Фатыйма Габитова

Фатыйма Габитова, Фатыйма Зәйнулла кызы Габитова, каз. Fati'ma G'abi'tova (1903 елның 14 октябре, Җидесу губернасы, Капал — 1968 елның 6 гыйнвары, Алматы) — язучы, шагыйрь, тәрҗемәче, мөгаллим, казакъ әдәбияты белгече, төрле елларда казакъ мәдәниятендә күренекле эз калдырган 3 шәхеснең (Биләл Сүлиев, Ильяс Җансүгиров, Мохтар Әвәзов) хатыны булган.

Фатыйма Габитова
Туган телдә исем Фатыйма Зәйнулла кызы Габитова
Туган 1903(1903)
Җидесу өлкәсе, Капал
Үлгән 6 гыйнвар 1968(1968-01-06)
Алматы
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Казакъстан милли университеты[d]
Һөнәре язучы
Җефет Q12536629? һәм Ильяс Җансүгиров
Балалар Морат Әвәзов, Q124559109? һәм Булат Габитов
Бүләк һәм премияләре «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале

 Фатыйма Габитова Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
М. Горький, Ф. Габитова, И. Җансүгиров

1903 елның 14 октябрендә Җидесу өлкәсе Капал өяз шәһәрендә (хәзер Казакъстанның Талдыкурган өлкәсе Капал авылы) сәүдәгәр гаиләсендә туган. Әтисе беренче гилдия Ырынбур сәүдәгәре Зәйнулла (?-1903), әнисе Гайниҗамал (Җылкыбаева), кыз туганнары Разия, Марзия. Кызлар өчен башлангыч рус мәктәбендә, якшәмбе татар мәктәбендә, «Якубия» мәдрәсәсендә укыган, Ырынбурда «Хөсәения» мәдрәсәсен экстерн тәртибендә тәмамлаган. 1914-1917 елларда сөргендә яшәүче алман хатыны Ида Карл кызы Кайзердан алман, француз телләрен, чех кешесеннән нота һәм мандолинада уйнарга өйрәнгән. 1918-1920 елларда 15 яшендә Капалдагы беренче баскыч татар мәктәбендә мөгаллимлек итә, аннары Яркәнт шәһәренең татар мәктәбендә укыта.

Беренче ире Биләл үзгәртү

1919 елда 16 яшендә мәгърифәтче Биләл Сүлиевка кияүгә чыга. 1920 елда беренче баласы Фәридә (1920-1930), 1923 елда улы Җанибәк (1923-1941) туа. Ире Биләл Казакъ АССР мәгарифен булдыруда, Җидесудагы барлык торак пунктларында мәктәпләр һәм интернатлар ачуда башлап йөри, Ташкәнттәге Казакъ педагогия институтын Алматыга, Ырынбурдагысын Актүбәгә күчерүне оештыра. 1929 елда Алматыда Казакъ университетын нигезләүдә катнаша. Фатыйма А. Байтурсынов исемендәге 8нче санлы Алматы казакъ мәктәбендә һәм Край тугызъеллык казакъ күрсәтмә-тәҗрибә мәктәбендә укыта. 1929 елда, ирен өлкә мәгариф бүлеге мөдире итеп билгеләгәч, гаилә Актүбәгә күченә. Һәр җирдә Фатыйма иренә терәк була. Актүбәдә 6нчы санлы казакъ мәктәбендә укыта. 1930 елның кышында гаиләгә олы бәла килә — кызлары Фәридә үлә. 1930 елда, ирен Семейгә педагогия институтының директоры итеп билгеләгәч, гаилә Семейгә күченә. Фатыйма анда фармацевтика техникумында укыта. 1931 елның 27 мартында, милләтчелектә гаепләнеп, Биләл кулга алына. Фатыймага беренче мәртәбә «халык дошманы хатыны» келәймәсе сугыла.

Икенче ире Ильяс үзгәртү

 
И. Җансүгиров Казакъстан маркасында. 2014

Ильяс Җансүгиров Биләлнең дусты, фикердәше, көрәштәше була. 1919 елда беренче мәртәбә Фатыйма белән очрашалар. Ильяс аңа мәхәббәт шигырьләре багышлый. 1932 елда Алматыда очрашалар һәм гаилә коралар. Ильяс үзенең дусты булган Биләлнең балаларын уллыкка ала, аларга бик игътибарлы була. 1933 елда уртак балалары — кызлары Өмет туа. Ире Ильяс 1932-1934 елларда Казакъ ССР язучылар берлеге рәисе, 1933-1936 елларда Казакъ сәяси әдәбияты нәшрияты башлыгы. Ул елларда Фатыйма коммунистик университетта казакъ телен укыта, дәүләт нәшриятында фольклор һәм балалар әдәбияты бүлегендә мөхәррир булып, Казакъ ССР халык мәгарифе комиссариатында китапханәләр кураторы булып эшли. 1934 елда казакъ язучылары делегациясе составында (Ильяс Җансүгиров, Сәкен Сәйфуллин, Бәембәт Майлин белән) Мәскәүдә ССРБ язучыларының I корылтаенда катнаша. 18нче үрнәк казакъ мәктәбендә һәм Алматы педагогия техникумында укыта.

1935 елда кызы Ильфа (Ильяс + Фатыйма) туа. Ильяс белән 5 ел яши. Фатыйма Габитова белән бергә яшәгәндә Ильяс Җансүгиров иң яхшы әдәби әсәрләрен (15 поэма, шуның эчендә казакъ әдәбияты классикасы дип табылган «Кулагер» поэмасы) иҗат итә. 1937 елның 13 августында, сәяси сәбәпләр белән, Ильяс Җансүгиров кулга алына. Фатыйма икенче мәртәбә «халык дошманы хатыны» исемен күтәрә. Эзәрлекләүләрдән сакланып, Фатыйма балаларын үз фамилиясенә яздыра. Фатыйманың алтынчы баласы — Булат Ильяс улы 1937 елның 16 ноябрендә туа. Әтисе аны бер генә мәртәбә күреп кала.

1938 елда гаиләне Алматыдан сөрәләр. Балаларын тартып алып, балалар йортына бирмәсеннәр, дип шикләнеп, өч баласын туган шәһәре Капалга, тутасы Хөббиҗамал янына җибәрә, үзе кечкенә Булат белән Семейгә сөрелә, 1938-1940 елларда шунда яши, рус педагогия укуханәсендә эшли. Күпме тырышса да, икенче ире Ильясның язмышы турында берни дә белә алмый. Ильястан калган кулъязмаларның бер өлешен күз карасы кебек саклый, НКВДга бирми.

Өченче ире Мохтар үзгәртү

 

1940 елда Алматыга кайта. Укыта башлый, тәрҗемә белән шөгыльләнә. Казакъ язуын латиницадан кириллицага күчерү эшендә катнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач, 18 яше тулган улы Җанибәк Биләл улы сугышка алына. Фатыйма физик тәрбия техникумында аз гына сәгать казакъ теле укыта. Биш балалы гаиләгә 200 г икмәк бирелә. Шундый авыр вакытта Биләл һәм Ильясның дусты булган Мохтар Әвәзов гаиләгә ярдәмгә килә һәм Фатыйма белән 1942 елдан ир белән хатын булып яши башлыйлар (М. Әвәзовның өченче хатыны Валентина Ленинградта яшәгән вакыт). 1942 елда М. Әвәзов яңа гаиләсен Җамбыл өлкәсе Мерке шәһәренә, туганы Разак янына җибәрә. Фатыйма Калинин исемендәге мәктәпкә уку-укыту мөдире булып урнаша. Шунда 1943 елның 1 гыйнварында җиденче баласы — Морат Мохтар улы туа. 1943 елда Смоленск янында сугышта улы Җанибәк һәлак була. 1949 елда гына Фатыйма гаиләсе белән Алматыга кайта ала. 1951 елда ире Ильясның алдагы никахыннан туган улы Саятны (1930) эзләп табып, үз гаиләсенә ала.

Пенсиягә чыкканчы, 18нче казакъ ир балалар мәктәбендә эшли. Мохтар Әвәзов Фатыймага Алматының Мирная урамында (Иссык-күл урамы, 83) йорт сатып ала, аның балаларына һәрвакыт ярдәм итә, институтларда укытып чыгара.

Фатыйма, мәктәптән эштән киткәч, көнчыгыш фольклорын җыя, тәрҗемәләр эшли, Ильяс Җансүгиров архивын тәртипкә китерә, күренекле замандашлары турында истәлекләр, шулай ук шигырьләр яза. 20 ел буе көндәлек алып бара. Фатыйма Габитова — сәләтле әдәбиятчы була, ләкин катлаулы тормыш шартлары талантына тулысынча ачылырга ирек бирми. Калдырган әдәби мирасында ватандарлык рухы белән сугарылган шигырьләре, матур хикәяләре, лирик этюдлар, тәрҗемәләр, әдәби-тәнкыйть мәкаләләре бар. Шигырьләрен казакъ шагыйрьләре Бәхетҗан Канапьянов, Кайрат Бакбергенов, Бахыт Каирбеков тәрҗемә иткән.

Ф. Габитова — мәктәп мөгаллиме булып эшләгәндә, меңнәрчә шәкертләр укытып чыгара, мәгариф реформаларында актив катнаша. «Халык дошманы хатыны» келәймәсе белән йөрсә дә, Бөек Ватан сугышы чорындагы хезмәте дәүләт бүләгенә («1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале) лаек булган.

Сәяси золым үзгәртү

1938 елның 23 апрелендә кулга алына. 1938 елның 10 июнендә ике елга хөкем ителә, Алматыдан Семейгә сөрелә. 1950 елның 10 июнендә аклана.

Гаилә хәле үзгәртү

Фатыйма Габитова — казакъ мәдәниятендә күренекле эз калдырган 3 шәхеснең: мәгърифәтче Биләл Сүлиев, шагыйрь Ильяс Җансүгиров, язучы Мохтар Әвәзовның хатыны, музасы һәм юлдашы, җиде бала анасы булган. Язмышында бик авыр вакытларны — өлкән кызының иртә үлеме, ике иренең атып үтерелүе, улының фронтта һәлак булуы, репрессияләргә дучар булу, кече яшьтәге балалары белән ике мәртәбә сөргендә булуны башыннан кичерә. Ләкин тормыш авырлыклары әлеге көчле холыклы, акыллы, горур һәм чибәр ханымны сындыра алмаган. Үзенең тормыш юлдашы булган шәхесләргә карата гомер буе мәхәббәт, хөрмәт һәм тугърылык хисләрен саклаган, алардан туган балаларга яхшы тәрбия бирергә тырышкан, олы шәхесләрне онытырга юл куймаган.

I ире (1918-1932 елларда) Биләл Сүлиев (каз. Bila'l Su'leev) (1893-1938), күренекле мәгърифәтче, атаклы мөгаллим, Казакъстанда совет мәгариф системасына нигез салучы. Балалары:

II ире (1932-1938 елларда) Ильяс Җансүгиров (каз. Ili'i'as Jansu'girov) (1894-1938), билгеле шагыйрь, XX гасыр башы казакъ әдәбиятының күренеле вәкиле. Фатыйма Габитова — Ильясның IV хатыны була. Балалары:

  • кызы Өмет Җансүгирова (Карсакбаева) (1933), табиб. Өметнең улы Нурлан Карсакбаев (1958-1985).
  • кызы Ильфа Җансүгирова (Җандусова) (1935), алман теле укытучысы. Ильфаның балалары: кызлары Һаҗәр (1959), Динар (1961), Җанар (1963), Фатыйма (1970), улы Кенен (1976).
  • улы Булат Габитов (Җансүгиров) (1937-2004), кинодраматург, режиссер. Балалары: кызлары Җәмилә (Габитова) (1958), Ләйлә (Җансүгирова) (1967), Умиль (Габитова) (1971).

III ире (1943-1945) Мохтар Әвәзов (1897-1961), язучы, «Абай юлы» романы авторы. Баласы:

  • улы Морат (1943), илче. Моратның икенче хатыны Зөһрәдән туган улы Мәгҗан.

Хәтер үзгәртү

  • 2007 елда Ф. Габитованың туган авылы Капалда ул яшәгән йортта Иргали Сәдваккасов үз акчасына Ф. Габитованың музеен оештыра. 2009 елда музей ябылган[1][2].
  • 2013 елда Г.Мөсрипов исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен дәүләт академия театрында «Фатыйма (хәсрәтнамә)» спектакле уйнала (автор Иран-Гайып, режиссер Морат Ахманов).
  • 2016 «Фатыйма» документаль фильмы төшерелгән (идея авторы Бахыт Каирбеков, режиссеры Алексей Каменский).


  Минем тәкъдирем — газап белән хәсрәт. Языксыз башым белән кем аркасында, ни аркасында гаепле булдым мин? Минем бөтен гомерем олы аерылышулардан тора. Минем гомерем көзге яфрак күмгән төнге далага охшыйдыр
Фатыйма Габитова
 

Әдәбият үзгәртү

  1. Ф. Габитова. Судьба корифеев. Из дневниковых записей (К. Нурпеисов сүз башы белән).
  2. Фатима. Дневники, воспоминания, стихи, статьи, интервью. (төзүче Майра Җанүзәкова). Алматы: Жибек жолы, 2010 [3].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү