Факиһә Тугызбаева

Факиһә Тугызбаева, Факиһә Һади кызы Тугызбаева (баш. Факиһа Һаҙый ҡыҙы Туғыҙбаева, 1950 елның 1 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Бүздәк районы, Бәләкәй Каңлы ― 2021 елның 20 марты[1], РФ, БР, Уфа) – язучы. Р. Гарипов (1992), С. Юлаев (1995) премияләре лауреаты. РФ (2000), БР (1992) атказанган мәдәният хезмәткәре. БР мәгариф отличнигы (1999). Башкортстанның халык шагыйре (2014). 1981 елдан ССРБ язучылар берлеге әгъзасы.

Факиһә Тугызбаева
баш. Факиһа Туғыҙбаева

Факиһә Тугызбаева
Тугач бирелгән исеме: Факиһә Һади кызы Тугызбаева
Туу датасы: 1 гыйнвар 1950(1950-01-01)
Туу урыны: СССР, РСФСР, БАССР, Бүздәк районы, Бәләкәй Каңлы
Үлем датасы: 20 март 2021(2021-03-20) (71 яшь)
Үлем урыны: РФ, БР, Уфа
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы, мөхәррир, җәмәгать эшлеклесе
Иҗат итү еллары: 19802021
Юнәлеш: поэзия
Жанр: шигырь, поэма
Иҗат итү теле: башкорт
Дебют: «Мәк чәчкәсе» (1980)
Премияләр: Р. Гарипов премиясе (1992)
Салават Юлаев премиясе (1995)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1950 елның 1 гыйнварында БАССР Бүздәк районы Бәләкәй Каңлы[2] авылында туган. Урта мәктәпне, Уфада дәүләт университетын (1972) тәмамлаган. «Башкортстан пионеры» газетасында (1972), «Пионер» журналында (1979-1987) эшли. «Акбүзат» журналын оештыручы һәм баш мөхәррире (1990-2010)[3].

2021 елның 20 мартында Уфада авырудан соң 71 яшендә вафат[4].

Иҗаты үзгәртү

Балалар өчен язылган әсәрләре белән әдәбиятка килеп керә. Беренче китабы — «Мәк чәчкәсе» (1980). «Шакмаклы дәфтәр» (1981), «Яңа күлмәк» (1983), «Әкиятләр һәм хикәяләр», «Болында уйный чәчкәләр» (1995) исемле китаплары чыга. Факиһә Тугызбаеваның лирик, фәлсәфи шигырьләре, поэмаларына ватандарлык рухы, хис нечкәлеге хас: «Күз карасы» (1984), «Йолдыз ачам» (1987), «Сәгать моңы» (1991), «Фатихамны бирәм сиңа» (1994), «Ялан чәчкәләре» (1995), «Минем кошым Һомай» (2000). «Тәүбә» поэмасы (1993) Шәехзадә Бабичка багышланган. Рус телендә «Хлеб да соль» (1989), «Камень счастья» (1998) исемле китаплары бар[5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Башкортстанның халык шагыйре (2014)[6]
  • РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2000)
  • БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992).
  • БР мәгариф отличнигы (1999).
  • Р. Гарипов исемендәге әдәби премия (1992) — «Сәгать моңы» (1991) китабы өчен.
  • С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе (1995) — «Фатихамны бирәм сиңа» (1994) китабы өчен.

Хәтер үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар үзгәртү

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

Искәрмәләр үзгәртү