Ушак (төр. Uşak) - Төркиядәге шәһәр. Халык исәбе 252 044 кеше тәшкил итә (2016). Шәһәрнең мэры - Гали Әрдоган.

Ушак
Карта
Ил Төркия
Координатлар 38°41'тн, 29°24'кнч
Халык саны 252 044 кеше
Кардәш шәһәрләр Оффенбах-ам-Майн һәм Астана
Uşak train station

География үзгәртү

Ушак шәһәре Төркиянең көнбатыш өлешендә урнашкан. Шәһәрдән төньякта Көтахья, көнчыгышта - Афьон, көньякта - Диңгезле һәм көнбатышта - Маниса калалары тора. Ушак таулы урында калыккан шәһәр. Аның читендәге таулар 1500-2000 метрга кадәр җитә. Ушактан читтә түгел борынгы грек шәһәре Флавиополис калдыклары урнашкан.

Тарих үзгәртү

Ушак шәһәре урынында беренче җирлекләр безнең эрага кадәр 2000нче елда ук барлыкка килә. Тарих дәвамында шәһәр кулдан-кулга күчеп йөри һәм берничә тапкыр атамасын алыштыра. Биредәге җирләр лидийлылар, фарсылар, римлылар, Византия, Госман империясе кул асларында була.

Икътисад үзгәртү

Шәһәр келәм җитештерү белән дан тота. Шулай ук Ушакта шикәр, йон, мамык һәм тире сәнәгате үсеш алган.

Кардәш шәһәрләр үзгәртү

Сылтама үзгәртү

usak.bel.tr/- Ушак шәһәренең рәсми сайты