Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте

СССРның Урта Азиядәге 5 республикасы мөселманнары дини оешмасы

Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте (рус. Духовное управление мусульман Средней Азии и Казахстана, САДУМ) ― СССРның биш Урта Азия республикасы (Казакъ ССР, Кыргыз ССР, Таҗик ССР, Төрекмән ССР, Үзбәк ССР) мөселманнарының рәсми оешмасы. Дүрт казыятны берләштергән дини оешманың штаб-фатиры Ташкентта (Үзбәкстан) урнашкан булган. Диния нәзарәтенә 1943 елда нигез салына һәм ул 50 елга якын гамәлдә була. СССР таркалганнан соң элеккеге союздаш республикалар үзләренең бәйсез Диния нәзарәтләрен булдыра.

Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте
гарәп. الإدارة الروحية لمسلمي آسيا الوسطى وكازاخستان
үзб. Ўрта Осиё ва Қозоғистон мусулмонлари диний бошқармаси
таҗ. Идораи динии мусулмонони Осиёи Миёна ва Қазоқистон
төрекм. Орта Азия хем Газагыстан мусулманлары дини эдарасы
кырг. Орто Азия жана Казакстан мусулмандары диний башкармасы
каз. Орта Азия және Қазақстан мұсылмандарының діни басқармасы
Баш-фатир:

ССБР байрагы СССР
Үзбәк ССР,
Ташкент, Зәркайнар ур., 103

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
мөфти

Ишан Бабахан ибн Абделмәҗидхан

Нигезләү
Мөселман голәмәләренең беренче корылтае карары

1943 елның 15 октябре

Ликвидация
СССР таркалу

1991 елның 26 декабре

Мөфтиләр үзгәртү

 
Дүртенче мөфти шәех Мөхәммәтсадыйк Мөхәммәтйосыф

СССР территориясендәге теләсә кайсы Диния нәзарәтенә караганда да күбрәк мөселманны берләштергән Диния нәзарәтен мөфти җитәкләгән, аны «Югары мөфти», яки «Бөек мөфти» дип зурлаганнар. Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәтен Бабахан нәселеннән булган мөфтиләр җитәкләгән:

  • 1943―1957 елларда ― Ишан Бабахан ибн Абдулмәҗидхан (1858―1957)
  • 1957―1982 елларда ― Зыяэтдинхан Бабахан (1908—1982)
  • 1982―1989 елларда ― Шәмсетдинхан Бабаханов (1937―2006)
  • 1989―1991 елларда ― Мөхәммәтсадыйк Мөхәммәтйосыф (1952―2015)

Тарих үзгәртү

Нигезләү үзгәртү

Бөек Ватан сугышының беренче иң авыр ике елында совет җәмгыятендә кыйммәтләрне яңадан бәяләү була, дингә мөнәсәбәт үзгәрә башлый. Сугышчан атеизм сәясәте дини түземлелек белән алышына. Үзгәрешләрне сизгәч, Ишан Бабахан 1943 елның кышында Урта Азия һәм Казакъстан мөселман җәмгыятьләренә берләшергә чакыру белән мөрәҗәгать итә. Ишан Бабахан бер төркем дин әһелләре белән Үзбәкстан ССР Югары Советы Президиумы рәисе Юлдаш Ахунбабаев аша СССР хөкүмәте белән СССР мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте тибында Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәтен төзү турында сөйләшүләр башлый. 1943 елның 12 июлендә Ишан Бабахан җитәкчелегендәге инициатива төркеме СССР Югары Советы Президиумы рәисе М. И. Калининга рәсми мөрәҗәгать итә. Тиздән Урта Азиядә ислам дини үзәген төзү инициативасы Мәскәүдә хуплана һәм аның ихтыяҗлары өчен хакимият 1928 елда конфискацияләнгән Ташкент шәһәре Хәзрәти Имам мәхәлләсендәге Бабахан йортын кире кайтара. 1943 елның июлендә Ишан Бабахан Мәскәүгә чакырыла. Мәскәү кремлендә аның И. В. Сталин белән очрашуы уза, Сталин үзе Ишан Бабаханга мөселманнар Корылтаен җыярга һәм Ташкентта Диния нәзарәте оештырырга тәкъдим итә. Иосиф Виссарионович мөселман җәмәгатьчелегенең беренче чираттагы бурычы итеп немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә мөселманнар тарафыннан реаль ярдәм булырга тиешлегенә басым ясый. Мөселман голәмәсенең беренче корылтае 1943 елның 15-20 октябрендә Ташкентта Ишан Бабахан йортында уза. Анда Урта Азия һәм Казакъстаннан 160 делегат катнаша. Корылтай Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәтен (рус. САДУМ) оештыру турында карар кабул итә. Аның рәисе итеп бертавыштан шәех Ишан Бабахан ибн Абдулмәҗидхан сайлана. Бер үк вакытта аңа биш республиканың мөфтие дәрәҗәсе бирелә. Диния нәзарәтенең идарәсе башта Ишан Бабахан йортында урнаша. Мөфти шулай ук Диния нәзарәте каршында оештырылган китапханәгә үз тупламасыннан меңнән артык китап һәм кулъязма тапшыра.

СССР хөкүмәте йөкләмәсен үтәп, Корылтай мөселманнарга мөрәҗәгате белән чыга, анда, аерым алганда, болай диелә:

Без, мөселман руханилары һәм Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Кыргызстан һәм Казакъстан диндарлары вәкилләре, барлык мөселманнар исеменнән сезгә бу мөрәҗәгатьне юллыйбыз, кадерле улларыбыз һәм туганнарыбыз! Бөтен халыклар белән иңгә-иң куеп, батыр арысланнар кебек, нацист илбасарларына каршы көрәшегез, явыз фашистларны юк итегез, аларның берсе дә безнең планетада калмасын! Җиребезнең һәр карышын саклагыз һәм сафларыгызны тимер дисциплина белән ныгытыгыз. Без мөэминнәрнең барчасын да Аллаһыга гыйбадәт кылырга һәм Аңа безнең гаскәриләргә ярдәм бирүен һәм дошманны җиңүне насыйп итүен үтенеп мөрәҗәгать итәргә чакырабыз[1]

.

Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте шунда ук фронтка ярдәм күрсәтү буенча максатчан эшкә керешә. Үзбәкстан мөселманнары гына да Кызыл Армия ихтыяҗлары өчен 1 280 000 сум, 117 000 сум облигацияләрдә, 93 тонна азык-төлек һәм 90 баш мөгезле эре терлек җыйган. Шулай ук солдатлар өчен кием-салым җыю оештырыла, фронтовикларның гаиләләренә, һәлак булган һәм хәбәрсез югалган сугышчыларның туганнарына матди ярдәм күрсәтү өчен даими комитет төзелә.

Алдагы тарих үзгәртү

 
Үзбәкстан почта маркасында Баракхан мәдрәсәсе (Хәзрәти Имам ансамбле). 2009 ел

1943 елда СССР хөкүмәте мөселман халкы күп булган эре шәһәрләрдә мәчетләр ачарга рөхсәт итә. Әмма тиздән Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләргә имамнар җитмәү проблемасы белән очраша. 1945 елда Совет хөкүмәте белән авыр сөйләшүләрдән соң, Ишан Бабахан озак еллар СССРда бердәнбер ислам белем бирү оешмасы булган, Бохарада урнашкан Мир-Гарәп мәдрәсәсе(рус.) эшчәнлеген яңадан башлап җибәрә [2]. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, шәех Ишан Бабахан совет мөселманнарының Ислам дөньясы белән өзелгән элемтәләрен торгызуда актив катнаша. Мөфти тырышлыгы белән ел саен хаҗга бару йоласы торгызыла. 1945 елда Ишан Бабахан җитәкчелегендәге СССР мөселманнары төркеме Мәккә һәм Мәдинәгә беренче хаҗ кыла.

 
Мир-Гарәп мәдрәсәсе. Бохара

1962 елда СССР мөселманнарының дүрт Диния нәзарәте конференциясендә СССР мөселман оешмаларының халыкара элемтәләр бүлеген төзү турында карар кабул ителә, аның җитәкчесе итеп шәех Зыяэтдинхан ибн Ишан Бабахан сайлана. Кыска вакыт эчендә аның җитәкчелегендә Азия һәм Африканың ислам илләре белән дипломатик, дини, мәдәни һәм икътисади элемтәләр урнаштырыла. «Мусульмане Советского Востока» басмасы дүрт телдә нәшер ителә башлый. Зыяэтдинхан Бабахан Һиндстан-Пакистан конфликтын җайга салуда актив катнаша. Аның шәхси абруе ике ил арасында тынычлык урнаштыруда шактый зур йогынты ясаган. 1966 елның гыйнварында Ташкентта Һиндстан белән Пакистан арасында тынычлык турында килешүгә кул куелу очраклы түгел. Ул Совет хакимиятеннән СССРда беренче югары ислам белем бирү учреждениесен ачуга рөхсәт алуга ирешә. 1971 елда Ташкентта Намазгох мәчете бинасында имам әл-Бохари исемендәге Ислам институты эшли башлый.

Мөфти Шәмсетдинхан Бабаханов Урта Азиянең Ислам мәдәнияте һәйкәлләрен реставрацияләүгә һәм гамәлдәге мәчетләрнең матди базасын ныгытуга зур игътибар бирә. Ш. Бабаханов җитәкчелегендәге Диния нәзарәте басмаханәсе мөселман әдәбиятын бастыру буенча зур эш алып бара.

 
Бу картада 1979 елда Советлар Союзында административ бүленеш буенча мөселманнар саны процентларда күрсәтелә.

Үзгәрешләр үзгәртү

1989 елның 4 февралендә Үзбәкстан һәм Таҗикстанның кайбер күренекле дин әһелләре һәм илаһиятчылары Диния нәзарәте администрациясе урнашкан Баракхан мәдрәсәсе янына җыела һәм мөселманнарның Гадәттән тыш гомуми җыелышы башлануы турында игълан итә. Аларның таләпләренә җавап итеп, мөфти Шәмсетдинхан Бабаханов отставкага киткән. Нәзарәт рәисе итеп мөфти Мөхәммәтсадыйк Мөхәммәйосыф сайлана.

Таркалу үзгәртү

СССР таркалу белән, Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте составында булган дүрт казыят та аерылып чыга һәм бәйсез идарәләргә (мөфтиятләргә) әйләнә.

  • 1990 елда Казакъстан казыяты Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте составыннан аерылып чыга һәм бәйсез «Казакъстан мөселманнары мөфтияте»нә нигез салына, аннары исеме «Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте» итеп үзгәртелә (беренче рәисе ― баш мөфти Рәтбек хаҗи Нысанбаев)[3][4].
  • 1991 елда Үзбәкстан бәйсезлек алганнан соң, Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте «Мәварәәннәһер мөселманнары идарәсе» (1996 елдан Үзбәкстан мөселманнары идарәсе, үзб. Ўзбекистон мусулмонлари идораси) итеп үзгәртелә [5], ул Үзбәкстан Министрлар кабинеты каршындагы Дин эшләре комитеты карамагында. 1993 елда Ташкенттагы терактлардан соң, мөфти Мөхәммәдсадыйк Согуд Гарәбстанына кача, 1999 елда Үзбәкстан хакимияте, шәхси куркынычсызлык гарантияләре биреп, аны Үзбәкстанга кире кайтаруга ирешә[6].
  • 1991 елның октябрендә Төрекмәнстан бәйсезлек алгач, Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте составында Төрекмәнстан ССР өчен җавап бирүче казыят урынында Төрекмәнстан мөфтияте (төрекм. Türkmenistanyň müftiyaty) төзелә (1991-2003 елларда беренче Югары мөфти Насрулла ибн Гыйбадулла) [7].
  • 1991 елның октябрендә Кыргызстан бәйсезлек алгач, Үзәк Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Кыргызстан ССР өчен җавап бирүче казыят Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте итеп үзгәртелә. Кыргызстан мөселманнарының 1нче съезды 1991 елда уза һәм Кимсанбай хаҗи Абдурахманов Азирети Муфтий (Югары мөфти) вазыйфасына сайлана [8].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. А. Хабутдинов. Духовные управления и советские мусульмане в годы Великой Отечественной войны(рус.)
  2. Ахмадуллин В. А. Особенности советской двухуровневой подготовки исламских кадров: опыт и уроки // Ислам в современном мире: внутригосударственный и международно-политический аспекты. — 2015. — Т. 11. — № 2. — С. 155.
  3. Духовное управление мусульман Казахстана: история становления и современное состояние articlekz.com
  4. Muftyat.kz - Қазақстан мұсылмандары Діни басқармасының ресми сайты
  5. Ўзбекистон мусулмонлари идораси(үзб.)
  6. Игорь Ротарь. Возможен ли реванш исламистов или Радикальные исламские организации в Центральной Азии растут, как грибы. Фергана-Ньюс, 26.02.2007(рус.)
  7. Муфтий. Хроника Туркменистана(рус.)
  8. Кыргызстан Мусулмандарынын Дин Башкармалыгы(кыргыз)

Әдәбият үзгәртү