Урманчылык — үсемлекчелекнең урман ресурсларын үстерү, өйрәнү һәм куллану белән шөгелләнүче бер тармагы. Шулай ук, урманны яхшырту, продуктивлыгын арттыру белән дә шөгелләнә. Урманчылык халык сорауларын агач һәм башка урман ресурслары белән тәэмин итә.[1].

Урманчылык
Тармак Forestry[d]
Сурәт
 Урманчылык Викиҗыентыкта
Австриядә урман кисү.
Урманчының киселүче агачка куелган тамгасы

Урман ресурслары - ягулык һәм эш материалы буларак хуҗалыкта кулланылучы урманның биологик ресурслары күплеге.

Заманча урманчылык урман үрчетү проблемалары , халыкны утын белән тэәэмин итү, кыргый хайваннарны саклау , табигый сулыкларны саклау белән шөгелләнә.

Бурычлары үзгәртү

Урманчылык урман биологиясен һәм экологиясен, утын,агачны уҗалыкта куллануны өйрәнүче фән булып та тора. Ул үз эченә Ботаника, Радиоэкология, Дендрология кебек фәннәрне дә берләштерә. Урманчыларның эш шартларын кайгырту да аның бурычы булып тора.

Урманчылык урманнарны кисү һәм кискән урынына яңаларын утыртуны үз өстенә ала.

Бүген урманчылык кафедралы күп югары уку йортларында оештырылган. Мәсәлән, Казан дәүләт технология университетында, Санкт-Петербург дәүләт урман техник академиясендә укытыла.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ГОСТ 18486-87 Лесоводство. Термины и определения.

Әдәбият үзгәртү

  • Charles H. Stoddard Essentials of Forestry. New York: Ronald Press, 1978.
  • G. Tyler Miller. Resource Conservation and Management. Belmont: Wadsworth Publishing, 1990.

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү