Википедиядә шундый исемле башка кешеләр турында да мәкаләләр бар. Аларны карау өчен Урал (исем) битенә күчегез.

Урал Рәшитов
Туган 25 сентябрь 1961(1961-09-25) (62 яшь)
Авыргазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Һөнәре композитор

Урал Камил улы Рәшитов (25 сентябрь 1961 ел) — композитор, җырчы, музыкаль продюсер. Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Биографиясе үзгәртү

Рәшитов Урал Камил улы 1961 елның 25 сентябрендә Башкорт АССРның Авыргазы районы Үтәймулла башкорт авылында туган[1]. Бала чагы Әлшәй районының Раевски бистәсендә үтә, биредә 1-нче санлы урта мәктәпне тәмамлый[2].

Яшьлек чагында төрле һөнәр буенча эшли[3]. Армия сафында хезмәт иткәннән соң, «Прогресс» оешмасы вокал-инструменталь ансамбленең җитәкчесе була. Аннары Әлшәй районы мәдәният йортының «Замана» эстрада-фольклор төркеменең артисты булып чыгыш ясый.

1980 елдан композиторлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Барый Алибасов җитәкчелегендәге «На-на» төркеме аның «Җәй» (рус. «Лето») дигән җырын башкара. Уфада «Аманат» студиясендә, Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге «Бәйрәм» ансамблендә, аннары Айдар Галимовның «Айдар» театр-студиясендә эшли.

Җырлары Фидан һәм Азамат Гафаровлар («Бергә яшәү — бүләк»), Вәсилә Фәттахова («Туган як», «Ялгыз миләш»), Айдар Галимов («Кызыл розалар»), Хәния Фәрхи («Әлдермешкә кайтам әле»), Сәгыйдулла Байегет («Башкорт кызына»), Ф. Ганиев («Башкортстан»), Лилия Биктимерова («Бәхет кошы»), Салават Фәтхетдинов («Ак сирень, күк сирень», «Гөрләшеп яшик, дуслар!», «Сөләйман балдагы») һәм башкаларның репертуарына кергән. Фильмнарга һәм Башкортстан юлдаш телевидениесе телетапшыруларына музыка яза.

Хәзерге вакытта үзенең «Урал-медиа» продюсер үзәгендә һәм вокал студиясендә эшли, Башкортстан һәм Татарстан эстрада җырчылары белән хезмәттәшлек итә.

Бүләкләре үзгәртү

  • «Бәллүр сандугач» телевизион фестиваленең «Ел композиторы» премиясе (2003)[1].
  • «Ак барс» премиясе лауреаты[4].

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны — Айгөл, җырчы, «Азалия» псевдонимы белән чыгыш ясый. Улы — Морат, кызы — Әмирә[3].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Аургазинская земля — земля талантов!. Муниципальный район Аургазинский район. 2016-02-22 тикшерелгән.(үле сылтама)
  2. Урал Камилович Рашитов. Отдел Культуры Администрации муниципального района Альшеевский район Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2016-11-13 архивланды. 2016-02-22 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 Хәлфетдинова Г. {{{башлык}}} // Башҡортостан ҡыҙы : журнал. — № 9.
  4. Карпинская Н.. Урал Рашитов: «Когда я жил в Казани — безумно скучал по Башкирии. Это же моя Родина…». Ва-Банкъ. Уфа. 2016-02-22 тикшерелгән.(рус.)

Сылтамалар үзгәртү

  • Хәлфетдинова Г. Моң чишмәсен эчкәндер ул, Илһам диңгезләрен кичкәндер... // Башкортстан кызы : журнал. — 2012. — № 9.

Видеоязмалар үзгәртү