Википедиядә шундый исемле башка кешеләр турында да мәкаләләр бар. Аларны карау өчен Урал (исем) битенә күчегез.

Җенес ир-ат
Туу датасы 10 март 1929(1929-03-10)
Туу урыны Җылаер кантуны, БАССР, РСФСР, СССР
Идәш, Утягуловский сельсовет[d], Зиянчура районы
Үлем датасы 19 июнь 2017(2017-06-19) (88 яшь)
Үлем урыны Уфа, Россия
Һөнәр төре галим, байтар
Гыйльми дәрәҗә профессор
Академик дәрәҗә ветеринария фәннәре докторы[d]
Бүләкләр

Урал Гаян улы Кадыйров (10 март 1929 ел19 июнь 2017 ел) — галим-ветеринар, патологоанатом, югары мәктәп укытучысы. Ветеринария фәннәре докторы (1970), профессор (1972). Башкорт АССР-ының атказанган фән эшмәкәре (1988). Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры (1980).

Биографиясе үзгәртү

Урал Гаян улы Кадыйров Башкорт АССР-ының Җылаер кантоны Идәш авылы, хәзерге Башкортстан Республикасының Зиянчура районы Идәш авылында 1929 елның 10 мартында укытучы гаиләсендә туа. Уралның әнисе үлгәннән соң, аның атасы Гаянны Әбүләис җидееллык мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы итеп эшкә күчерәләр. Анда Уралны үги әнисе Өмикамал карап үстерә. Балалык еллары шушы ук районның Әбүләис авылында үтә. Урта белемне Абзан авылы урта мәктәбендә ала. Аннары укуын Чиләбе өлкәсе Троицк ветеринария институтында дәвам итеп, 1952 елда ветеринар табиб һөнәренә ия була.

1962 елдан алып Казах ССРы Кустанай фәнни‑тикшеренү ветеринария станциясендә бүлек мөдире булып эшли. 1965нче елдан бирле Семипалатинск зоотехния‑ветеринария институтында (Казах ССР ы) укыта, анда доцент вазифасын били. 1971 елдан алып Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтында студентларны укыта. 1971 елдан алып Башкорт авыл хуҗалыгы институтында анатомия, патологик анатомия, гистология кафедрасы мөдире вазифасын били. 19952010 елларда Башкорт дәүләт аграр университетында профессор булып эшли. 150‑нән артык фәнни хезмәт авторы. Кадыйров Урал Гаян улының фәнни хезмәтләре малларның йогышлы, инвазияле чирләренең тире, аяклары, көрсенү органнары, аш эшкәртү һәм иммун системалары зарарлану белән барган патологик морфологиясен, патогенезын өйрәнүгә, аларны диагностикалау һәм дифференцияле диагностикалауга багышланган. Ул шулай ук дуңгыз дизентериясен диагностикалау һәм дәвалау юлларын табу белән шөгыльләнә, бу эшләр буенча үз тәкдимнәрен кертә. Галим Кадыйров Урал Гаян улы Өфө шәһәрендә 2017 елның 19 июнендә вафат булган.

Бүләкләре үзгәртү

Хезмәтләре үзгәртү

  • Оспа животных. М., 1981.
  • Гастроэнтерит свиней в зоне Южного Урала. Уфа, 1983.
  • Патологическая анатомия сельскохозяйственные животных. М., 2003 (авторлар белән бергә).
  • Нарушения обмена животных и дерматиты животных. Уфа, 1990.
  • Патологическая анатомия сельскохозяйственные животных. М., 1995 (авторлар белән бергә).
  • Функциональная морфология при контагиоз пустулезлы дерматит овец. Уфа, 2008 (авторлар белән бергә).

Искәрмәләр үзгәртү

  • Исянгулов Ш. Н. Абуляисова: материалы по истории деревни/Шамиль Исянгулов — Туймазы: ТИЦ — филиал ГУП РБ ИД «Җөмһүрият Гербы», 2015. — 164 стр.
  • Ҡадиров Урал Ғаян улы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.