Википедиядә шундый исемле башка кешеләр турында да мәкаләләр бар. Аларны карау өчен Урал (исем) битенә күчегез.

Урал Вилданов
Туган 4 ноябрь 1956(1956-11-04) (67 яшь)
Учалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Урал дәүләт университеты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]

Вилданов Урал Сәлим улы (4 ноябрь 1956 ел) — галим-философ, югары мәктәп укытучысы. 2010 елдан Башкорт дәүләт университеты социология факультетының социаль хезмәт кафедрасы мөдире. Фәлсәфә фәннәре докторы (2000), профессор (2001). Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе (2012).

Биографиясе үзгәртү

Урал Сәлим улы Вилданов 1956 елның 4 ноябрендә Башкорт АССРның (хәзер Башкортстан) Учалы районының Илче авылында күп балалы гаиләдә баш бала булып дөньяга килгән. Урта белемне туган авылы мәктәбендә ала. 1975-1977 елларда Совет Армиясе сафында хезмәт итә. 1978-1983 елларда Урал дәүләт университетының (хәзер Русиянең беренче Президенты Б. Н. Ельцин исемендәге Урал федераль университеты) фәлсәфә факультетенда белем ала.

Хезмәт юлын 1983 елда Башкорт дәүләт университетының фәлсәфә кафедрасында ассистент булып башлый. 1985-1988 елларда Уфа авиацион институтының фәлсәфә кафедрасының аспирантурасында укый һәм 1988 елда кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң (фәнни җитәкчесе академик, профессор Фәйзуллин Фәнил Сәет улы), шул ук кафедрада эшкә калдырыла.

1990-1992 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтының фәлсәфә кафедрасында олуг укытучы, доцент булып эшли. 1992-1998 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтының Сибай филиалының фәлсәфә кафедрасы мөдире булып эшли.1998-2000 елларда Башкорт дәүләт университетының фәлсәфә кафедрасында докторантурада укый (фәнни консультанты — профессор Галимов Баязит Сабирҗан улы). 2000 елның декабрь аенда докторлык диссертациясе уңышлы яклый. 2001-2010 елларда Башкорт дәүләт университетының Сибай институтында фәлсәфә кафедрасы мөдире. 2010 елның сентябрь аеннан [Башкорт дәүләт университетының фәлсәфә һәм җәмгыйәтне күнегү факультетында җәмәгать эшләре (социальная работа) кафедрасы мөдире.

Парлы, өч бала атасы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2012)

Чыганаклар үзгәртү

  • Вилданов Урал Сәлим улы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.