Улакчы (tat. lat. Ulaqçı(үле сылтама), монг. Улаагч)(?-1257) - Җучи Олысының дүртенче хакиме. Сартакның улы (кайбер чыганак буенча - Батуның улы).

Улакчы
Җучи Олысының дүртенче хакиме
1256-1257
Дәвамчысы Бәркә
Туган билгесез
Үлгән 1257(1257)
Әти Сартак
Алтын Урда 1300 елда

Тарих үзгәртү

Мүнкә каан карары буенча Сартак варисы итеп билгеләнгән.

Улакчы Алтын Урда тәхетенә утырганнан соң кайбер рус кенәзләре Алтын Урда башкаласына "яңа хакимне олылау" тантанасына барганнар. Александр Невский яңа ханга бүләкләрне җибәргән һәм Улакчы хан Александрның бертуганы Андрейгә 1257 елда Швециядән кайтырга рөхсәт биргән.

1257 елда Александр Невский белән бертуганы Андрей Улакчы хан янына гафу үтенергә барганнар һәм кичерелгән булганнар.

1257 елда Улакчы үлгән. Алтын Урда тәхетенә Бәркә хан утырган.

Моны да карагыз үзгәртү

Элгәре:
Сартак
Җучи Олысы хакиме

12561257
Аннары:
Бәркә

Әдәбият үзгәртү

  • Егоров В. Л. Александр Невский и Чингизиды (политические взаимоотношения России с Золотой Ордой в конце XIII в.) // Отечественная история. — 1997. — № 2.
  • Джиованни дель Плано Карпини. История Монгалов. Гильом де Рубрук. Путешествие в Восточные страны / Перевод А. И. Малеина. — М.: Государственное издательство географической литературы, 1957.
  • Гумилёв Л. Н. Поиски вымышленного царства (Легенда о «государстве пресвитера Иоанна»). — М.: Айрис-пресс, 2002. — С. 432. — ISBN 5-8112-0021-8