Укуязма текст белән эшләүнең практикалар һәм процедураларның бөтенлеге; мәгълүмат алу, текст белән танышу һәм аны аңлауга юнәлгән процесс. Киң мәгънәдә — теләсә нинди символлар системасыннан мәгълүмат чыгару (Брайль символлары, музыканы билгеләү өчен кулланылган ноталар системасы һәм башкалар)[1].

Уку
Сурәт
 Уку Викиҗыентыкта

Үзәнчәлекләр үзгәртү

Тарих үзгәртү

Төрләр үзгәртү

Өйрәтү үзгәртү

Яшьләрне китап укуга кызыксындыру чаралары үзгәртү

        Китап…Күпме мәгълүмәт, күпме кызыклы вакыйгаларны, мәгънәле гыйбарәтләрне үзенә  сыйдырган тартмачык.

Кем генә булмасын: сыер савучымы, гади эшчеме, президентмы, гомумән, кемнең кем булуына карамастан, кайчандыр кулына китап алып, беренче хәрефләрне өйрәнгән, иҗек җыеп укыган. Минемчә, китап укуга кызыксынуны кечкенәдән, мәктәпкәчә яшьтән тәрбияләргә кирәктер. Иң беренче сабый бала кулына матур рәсемнәр белән бизәлгән китаплар бирү дә мөһим роль уйный. Рәсемнәренә кызыгып, китаптагы хәрефләргә дә игътибар итә, нәрсә турында баруы белән дә кызыксына башлый. Китап уку - ул шундый нәрсә: укуга кызыксыну уятсаң, әсәрдәге геройлар белән сөйләшәсең, кайберләренә каршы төшәсең, күпчелек, алар белән килешәсең. Яраткан героеңа ничек итеп ярдәм итү турында уйланасың, әйтерсең лә, ул герой синең белән янәшәдә генә. Әсәрне укып бетергәннән соң, озак вакыт андагы кичерешләр белән яшисең, алар белән бәхәскә керәсең яки мин болай эшләмәс идем, ә менә шушылай эшләргә кирәк кебек планнар корасың. Әгәр әсәр, чын мәгънәсендә, тормышчан булса, укып бетергәннән соң, нәрсәдер җитешми кебек, күңел төшенкелеге кичерәсең! Ә үз гомер эчендә бер китап та укымаган кешеләр бармы дигән сорау туа? Бар һәм әйтергә кирәк, күп! Хәзерге чорда, безнең яшәешебезне компьютер системасы чолгап алган заманда, андый кешеләрнең булуы бердә гаҗәп түгелдер, минемчә. Нинди генә кыенлыклар килеп чыкса да (белем өлкәсен күз алдымда тотуым), яшьләр интернетка мөрәҗәгать итә. Инша язганда да, әзер материалны күчереп алу, бернинди кыенлык тудырмый. Шулай итеп уйларга, фикерләргә сәләтсез кешеләргә әйләнеп барганыбызны сизми дә калачакбыз. Читтән тыңлап торучыга, куллар болгап сөйләшүебез – үзе бер көлке күренеш булып күренә. Матбугат битләрендә еш кына түбәндәге эчтәлекле хатлар укырга туры килә: ”Мин йөргән егетем белән ташлаштым, чөнки ул үзе минем янда, ә кулында телефон, әйтерсең лә мин юк!”. Мондый тискәре күренешләрдән чыгу юлларын табасы бик килә. Ничек итеп яшьләрдә укуга кызыксындыру булдырырга? Хәзерге заманда бу да мөһим проблемаларның берсе булып тора. Кулга китап тоттырып кына, укуга кызыксыну уятып булмый. Мондый эшләрнең башлангычы мәктәп бусагаларында башкарылырга тиеш. Язучыларга карата конференцияләр, әдипләрнең туган көннәрен билгеләп үтү, әсәрләрне укып чыкканнан соң, геройлар турында иншалар язу, әдәбият дәресләрендә әсәрнең иң кызык төшендә укуны туктату һәм өйдә дәвам итү, өйдә укыган әсәрне дәрестә кыскача гына сөйләү - болар барысы да укуга кызыксыну уятучы чаралар дип саныйм. Авыл җирлекләрендә китап укучылар бик аз. Аларның вакытлары кысан булуы белән аңлатыла. Бу уңайдан, авыл китапханәчеләреннән зур эш алып бару сорала. Авыл халкының китап сорап килүе сирәк күренеш. Нигә әле китапханәчеләргә аларны көтеп утырырга?Яңа китаплар кайтты икән, урам саен таратырга кирәк. Нәрсә турында барганлыкны әйтеп китү дә ккызыксыну уятырган мөмкин. Мәдәният йортларында язучылар белән очрашулар оештыру да китап укуга этәргеч булып тора. Бу проблеманы хәл итүгә барлык җәмәгать эшлеклеләре дә күтәрелергә тиеш. Югары уку йортлары тарафыннан оештырылган “Бердәм диктант” чарасы нәтиҗәләре шатланырлык түгел: бер хатасыз язучылар, хәтта югары уку йортларында укучылар, эшләүчләр арасында да бик аз! Күп китап укыган кеше, хатасыз яза. Димәк, укыган кешеләр кирәк булган кебек, дөрес язучылар да кирәк!

Психофизиология үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Чтение — статья из Оксфордского толкового словаря по психологии // Под ред. А. Ребера: в 2-х тт: Т.1. / Пер. с англ. Чеботарева Е. Ю. — М.: Вече АСТ, 2003. — 592. (рус.)

Чыганаклар үзгәртү