Угырлар — тел ягыннан якын булган маҗар, хант һәм манси халыкларының җыелма атамасы[1]. Угыр телләре һәм аларга тамырдаш фин-перм телләре урал телләре гаиләсенә керәләр. Бүгенге көндә угыр телләрендә сөйләшүче халыклар буларак маҗарлар һәм Обь угырлары (хантлар һәм манси) исәпләнә.

Этник тарих үзгәртү

Угырларның вестгот короле Аларих IIның 410 елда Рум походында катнашулары хроникаларда сакланып калган.

Коми-зыряннар хантлар һәм манси бабалары белән беренчеләрдән булып танышканнар һәм аларга ёгра (егра) атамасын биргәннәр. Бу төшенчә русларга күчкән, алар угырларны югра дип атап йөртә башлаганнар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Угырлар 2014 елның 25 июль көнендә архивланган.. // БСЭ.