Углеводородлар яки күмерсутудырмалар[чыганагы?] - молекулалары фәкать водород һәм күмер химик элементларыннан төзелгән органик кушылмалар сыйныфы.

Метан молекуласы, CH4.

Төзелеше буенча, ациклик яки алифатик (молекуладагы күмертудырма атомнары бер-берсе белән сызыклы яки тармакланган чылбыр булып бәйләнгән), изоциклик яки карбоциклик (молекуласы 3 һәм аннан күбрәк күмертудырма атомы боҗрасыннан — циклдан гыйбарәт) төрләргә бүленә. Циклик К. ациклик һәм ароматик күмерсутудырмалардан гыйбарәт. Ациклик К. туендырылган һәм туендырылмаган күмерсутудырмаларга бүленә. Алициклик К. дә туендырылган яки туендырылмаган булырга мөмкин. К. гомологик рәтләр хасил итә. Нефть, табигый газлар, кайбер сәнәгәт газлары күмерсутудырмалардан гыйбарәт.

Шулай ук карагыз үзгәртү