Ува районы (рус. Увинский район, удм. Ува ёрос) — Удмуртиянең үзәгендә урнашкан муниципаль район.

Ува районы
Герб
Байрак
Ил

 Россия[1]

Статус

муниципаль район

Төбәк

Удмуртия

Административ үзәк

Ува

Нигезләү датасы

8 гыйнвар 1935

район башлыгы

Головин Владимир Анатольевич

Рәсми телләр

удмурт, рус

Халык саны  (2010)

39 668[2]

Халык тыгызлыгы

16,2 кеше/км² кеше/км²

Мәйдан

2445,37 км²[3]

Карта

Сәгать поясы

MSK (UTC+4)

http://uva.udmurt.ru/

Административ үзәге — Ува посёлогы.

География үзгәртү

Чиктәшлек үзгәртү

Як Район яки регион
Төньяк-көнчыгыш Якшур-Бодья районы
Төньяк-көнбатыш Селты районы
Көнбатыш Сөмсә районы
Көньяк-көнбатыш Вавож районы
Көньяк Можга районы
Көньяк-көнчыгыш Кече Пурга районы
Көнбатыш Завьялово районы

Районның төньяк өлеше Үзәк Удмуртия калкулыкта,ә аның көньяк өлеше - Можга калкулыкта урнаша. Иң эре елгалар - Ува, Нылга.

Тарих үзгәртү

Район Селты һәм Вавож районнарның кечерәю нәтиҗәсендә 1935 елда барлыкка килә. 1935 елның 10 июлендә районның үзәге "шәһәр тибындагы бистә" статусны ала. 1962 елда район Ува авыл районы һәм Ува сәнәгать районы (рус. Увинский промышленный район) барлыкка киләләр, Ува авыл районы составына вакытлыча юкка чыгарган Селты һәм Вавож районнарның өлешләре керә. 1965 елда Ува авыл районы һәм Ува сәнәгать районы берләшәләр.

Халык үзгәртү

1970[4], % 1979[5], % 1989[6], % 2002[7], % 2010[2], %
42 581 37 923 40 876 40 738 39 668

Милли состав: арлар — 44,9 %, руслар — 50,5 %, татарлар — 2,3 % (2002 җанисәбе буенча).

Административ бүленеше үзгәртү

Авыл җирлеге Административ үзәге Торак пунктларның
саны
Халык саны[8],кеше
(2007 ел)
Мәйдан,
га
Булай авыл җирлеге Булай 6 1354 22803
Жужгес авыл җирлеге Олы Жужгес 3 709 12843
Каркалай авыл җирлеге Каркалай 3 1187 3097
Красное авыл җирлеге Красное 5 844 9170
Кулябино авыл җирлеге Кулябино 3 537 7612
Кыйлуд авыл җирлеге Кыйлуд 5 1702 18544
Мушковай авыл җирлеге Мушковай 5 934 12084
Яңа Мултан авыл җирлеге Яңа Мултан 6 1123 17865
Нылга авыл җирлеге Нылга 7 3508 17993
Петропавлово авыл җирлеге Петропавлово 6 864 13491
Поршур-Тукля авыл җирлеге Поршур-Тукля 6 1803 17344
Сям-Можга авыл җирлеге Сям-Можга 4 898 23032
Ува-Тукля авыл җирлеге Ува-Тукля 7 2214 14954
Ува авыл җирлеге Ува 5 20298 3112
Удугучин авыл җирлеге Удугучин 7 1655 26402
Чекан авыл җирлеге Чекан 7 691 9511
Чистостем авыл җирлеге Чистостем 5 991 14682

Социаль инфраструктура үзгәртү

29 мәктәп, 34 балалар бакчасы, профессиональ көллият, 2 балалар иҗат йорты (Нылгада һәм Увада), балалар сәнгать үзәге эшли. Медицина ярдәмне 3 хастаханә, 3 амбулатория һәм 40 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә. Шулай ук районда 39 мәдәният йорты, 23 китапханә, балалар йорты, 2 мәктәп-интернат һәм 1 музей эшли.

Икътисад үзгәртү

Нефть чыгару, Ува янында минирәл су чыганагы бар.

Искәрмәләр үзгәртү