Төшэукариот күзәнәкләренең иң эре һәм әһәмиятле органоиды (кайчак органоид булып саналмый, чөнки күзәнәкнең бүленүе вакытында юкка чыга). Төш - ике мембраналы органелла, аның гадәттәгечә бер яки берничә төшчеге була, тошнең төп функциясе - нәселдәнлек информациясен эшкәртү һәм саклау, бу информация төштә хромосомаларда нуклеин кислотасы молекулалары белән шифрланган.

Төш
Кайда өйрәнелә кариология[d]
Тәэсир итешә anti-nuclear antibody[d]
NCI Thesaurus идентификаторы C13197
 Төш Викиҗыентыкта

Төзелеше үзгәртү

Төш тышчыгы үзгәртү

Төш тышчыгы, төшнең матдәләрен цитоплазмадан аерып торган, тышкы һәм эчке мембранадан төзелгән. Һәр мембрана ике кат липидлардан тора. Эчке һәм тышкы мембрана арасындагы бушлык перинуклеар бушлык дип атала, ул эндоплазматик челтәрт бушлыгы белән тоташкан.

Тышкы мембрана шулай ук эндоплазматик челтәр белән тоташкан, аның өстендә кытыршы эндоплазматик челтәр өстендә сыман рибосомалар очрый. Эчке мембранага төшкә форма биргән, аңа хромосомлар тоташатырган һәм башка аксымнар тоташкан.

Эчке һәм тышкы мембрана бер берсе белән аксымнардан төзелгән тишекләр белән бәйләнгән. бу тишекләр аша төш һәм цитоплазма арасында бертуктаусыз матдәләр алмашынуы бара(аксымнар, нуклеин кислоталары, су һ.б.).

Хромосомалар үзгәртү

Күзәнәкнең нәселдәнлек информациясе күбесенчә төштә, дезоксирибонукленин кслоталарыннан төзелгән җеп формасындагы, хроматин молекулаларында саклана. Хроматин молекулаларын яктылык микроскобында интерфаза чорында күреп булмый, ләкин, күзәнәк митоз чорына кергәч, хроматин аксымнар(мәсәлән гистоннар) белән тоташып спиралләшә һәм микроскопта күренә башлый, бу структура хромосома дип атала.

Төшчек үзгәртү

Төшчек - төштә урнашкан кечкенә формалы тәнчек, интерфаза чорында гына очрый. Төшчек хромосомаларның рибонкулеин кислоталары информациясе сакланган урыныннан, рибонукленин кислоталарыннан һәм аксымнардан төзелгән, төп функциясе - рибосомаларның рибонуклеин кислоталарыннан төзелгән зур һәм бәләкәй өлешләренең синтезы(рРНК).

Нуклеоплазма үзгәртү

Нуклеоплазма - төш эчендә урнашкан сыеклык, аңа кергән матдәләр: нуклеотидлар, аксымнар, мәсәлән ферментлар һәм гистоннар, су, майлар, углеводлар, минераль матдәләр.

Шулай ук карагыз үзгәртү