Төркиядәге хәрби фетнә (2016)

Төркиядәге хәрби фетнә яки Төркиядәге хәрби түнтәрелеш омтылышы2016 елның 15-16 июле төнендә Төркиядә төрек хәрбиләренең бер төркеме хәрби түнтәрелешне үткәрергә омтыла.

Төркиядәге хәрби фетнә

Төркия харитасы
Дата

15-16 июль, 2016

Урын

Төркия, Әнкара, Истанбул

Нәтиҗә

Әрдоган тарафдарлары җиңә (әлегә)

Көндәшләр
Тынычлык шурасы, "Хезмәт" хәрәкәте Төркия хөкүмәте
Сәргаскәрләр
фараз ителә:
  • Мөхәррәм Көсе,
  • Акын Өзтөрек
Рәҗәп Таййип Әрдоган
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
104 90
Гомум югалтулар
265 һәлак, 1154 яраланган

Хәрби түнтәрелеш барышында фетнәчеләр Әнкарада һәм Истанбулда берничә стратегик объектларны үл кулына ала, ләкин түнтәрелеш омтылышы уңышсыз булып чыга.

Хәрби түнтәрелеш омтылышы вакытында фетнә иткән гаскәрләр Истанбул һәм Әнкара халыкара һава аланнарын, Әнкарада хакимлек итүче фирканең бинасы, күперләр, төрле дәүләт оешмаларын алган дип белдерелгән.

Төркия кораллы көчләренең Гомуми штабы үз кулына хакимият күчүе һәм Төркия рәсми хөкүмәтен хакимияттән читләштерү хакында белдергән. Илдә хәрби хәл игълан ителгән.

Шулай ук Милли күзләү оешмасының бинасында янгын хакында белдерелә. Танклар Әнкарада парламент бинасын тупка тота.

Берьюлы президент Рәҗәп Таййип Әрдоган тарафдарлары Әнкара һәм Истанбул урамнарына чыгып фетнәчеләргә каршылык күрсәтә.

Болгария, Иран һәм Гөрҗистан белән чикләре ябылган.

Фетнә барышы үзгәртү

Әлегә мәгълүмат тикшерелә

Фетнәчеләр үзгәртү

Җиңгән якның белдерүләре буенча хәрби фетнә Төркия гаскәренең урта буыны - хәрби прокурор һәм 46 әфисәр тарафыннан оештырылган.

Сылтамалар үзгәртү