Төрек укчылыгы (төр. Türk okçuluğu) — Госман империясендә зур үсеш тапкан җәядән ату һөнәре, гәрчә ул Ауразия даласының безнең эрага кадәр икенче меңъеллыктагы борынгы традицияләренең дәвамчысы булып тора.

Төрек укчылыгы
Фото
Госманлы уклы җайдак
Ил Төркия
Өлкә Хәрби һөнәр

 Төрек укчылыгы Викиҗыентыкта

Төрек укчылык традициясе 2019 елда ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасын саклау буенча Хөкүмәтара Комитет тарафыннан кешелек матди булмаган мәдәни мирасының репрезентатив исемлегенә кертелде.[1]

Солтан(үле сылтама) Морад II уктан ата

Тарих үзгәртү

Лепанто сугышыннан соң XVI гасырда укчылык һөнәре таркалыш чорын кичерә. Бу чорда төрекләр ерак ату максаты белән коралны төрлечә җиңеләйтү һәм ук очышын тизләтү өстендә эшлиләр.

Җәядән ату һөнәре II Мәхмүт идарә итү елларына кадәр әкренләп сүрелеп бара. Фәкать, ул бу һөнәрне торгызу өчен зур көч куя. Үзенең укучысы Мостафа Канига төрекләрдә киң таралыш тапкан җәяләрнең тарихы, төзелеше һәм кулланылышы турында китап язырга боера.[2] 1794 елда Лондон шәһәре тирәсендәге кырда төрек илчесенең сәркатибе 415 ярдка өлешчә җилгә каршы һәм 482 ярдка җил белән бер юнәлештә төрек җәясеннән ук очыра. Аның сүзләре буенча, Истанбул янындагы тигезлектә 800 ярд ераклыкта борынгы заманнарга караган ике багана урнаштырылган һәм алар төрек укчылыгының элеккеге чәчәк ату елларындагы уңышларын терки.[3] II Мәхмүтнең вафатыннан соң, укчылык һөнәре янәдән сүрелүен дәвам итә, 1930-елларда таныклы төрек каллиграфчысы һәм соңгы укчысы Нәҗметдин Окай дөнья кую белән, борынгы төрек укчылык традициясе киселә; әмма барыбер яңа шәкелдә соңрак торгызыла.[4]

Төрек укчылык һөнәренең нинди югары дәрәҗәдә булуына тарихи язмалар дәлил. 1910 елда Франциянең Ле-Тук пляжында җәядән ату буенча ярышлар үткәрелә, анда Инго Симон 440N яки 99 фунт көч таләп итүче иске төрек җәясе ярдәмендә 434 м ераклыкка ук җибәрә.[5]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Karpowicz, Adam. Ottoman Turkish bows, manufacture and design / Adam Karpowicz. — Canada Cataloguing, 2008. — ISBN 978-0-9811372-0-9.
  • Klopsteg, Paul E . Turkish Archery and the Composite Bow. Chapter I, Background of Turkish Archery. Second edition, revised, 1947, published by the author, 2424 Lincolnwood Drive, Evanston, Ill.
  • The National Cyclopaedia of Useful Knowledge, Vol II, London, Charles Knight, 1847, p.16.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. UNESCO - Traditional Turkish archery (en).
  2. Klopsteg, Paul E . Turkish Archery and the Composite Bow. Chapter I, Background of Turkish Archery. Second edition, revised, 1947, published by the author, 2424 Lincolnwood Drive, Evanston, Ill.
  3. The National Cyclopaedia of Useful Knowledge, Vol II, London, Charles Knight, 1847, p.16.
  4. Karpowicz, Adam. Ottoman Turkish bows, manufacture and design / Adam Karpowicz. — Canada Cataloguing, 2008. — ISBN 978-0-9811372-0-9.
  5. "Invention and Evolution" by M. J. French (1988, Cambridge Univ. Press) (chapter 3.4.2)