Төрек теле буенча халыкара олимпиадалар

Төрек теле буенча олимпиадалар (төр. Uluslararası Türkçe Olimpiyatları) — Төркиядә уздырыла торган төрек теле буенча ярышлар. Катнашучылар төрек телен белү дәрәҗәсеннән башка шулай ук сәнгатьтә (җырчылык, биюләр һ.б.), иҗатта (инша, шигырьләр язу һ.б.) ярышалар. Еллар буенча катнашучы илләр саны түбәндәгечә:

  • 2003 — Беренче халыкара төрек теле буенча ярышы — 17 ил.
  • 2004 — Икенче халыкара төрек теле буенча ярышында — 21 ил.
  • 2005 — Өченче халыкара төрек теле буенча ярышында — 42 ил.
  • 2006 — Дүртенче халыкара төрек теле буенча ярышында — 83 ил.
  • 2007 — Бишенче халыкара төрек теле буенча ярышында — 100 ил.
  • 2008 — Алтынчы халыкара төрек теле буенча ярышында — 108 ил.
  • 2009 — Җиденче халыкара төрек теле буенча ярышында — 115 ил.
  • 2010 — Сигезенче халыкара төрек теле буенча ярышында — 120 ил.
  • 2011 — Тугызынчы халыкара төрек теле буенча ярышында — 130 ил.
  • 2012 — Унынчы халыкара төрек теле буенча ярышында — 135 ил.
Төрек теле буенча олимпиадалар логотибы