Тәфтиләү - татар[1] һәм башкорт халык җыры.[2][3][4]

Тәфтиләү
Сәнгать формасы җыр

«Тәфтиләү» җырының көе генә үзгәрешсез булып тора. Көе төрле текстлар белән башкарыла.

"Тәфтиләү" көе тарихының да берничә варианты бар. Алар икесе дә морза Тәфкилевләр нәселе белән бәйле.

Габдулла Тукай «Халык әдәбияты»нда «Тәфтиләү» көе тарихын XIX гасыр урталарында Уфада яшәгән мөфти Сәлимгәрәй морза Тәфкилев гаиләсендә булган күңелсез вакыйга белән бәйли.[5]. Бүгенге башкорт әдәбиятчылары исә аның тарихын тагын йөз ел элегрәк яшәгән морза Котлымөхәммәт Тәфкилев эшчәнлегенә бәйли.

«Тәфтиләү бәете» үзгәртү

Төфтиләү байның гурничасы,
Йорт уртасында аның мунчасы.
Төфтиләү байның кызы чукынган,
Үксеп елый аның әнкәсе.
Төфтиләү байның икедер кибете,
Ак уканы саталар үлчәүгә.
Тәфтиләү байның кызы чукынган,
Поплар илтәләр аны чиркәүгә.[6]

Мифик Сеянтус белән бәйле үзгәртү

... Идел буйкайлары, ай, каялык —
Полковник Тәфтиләү яу урыны.
Башкорт илкәйләрен утка тоткач,
Алтынланы аның урыны.

Җил җилләми томанлы, ай, ачылмас,
Җыр җырламый күңел ачылмас.
Полковник Тәфтиләү түккән канның
Ачулары ук тиз басылмас.
Кайнап кына аккан аша Идел
Тәфтиләүләр таба кичү алмас.
Ир-егеткәйләрнең, ай, өметен
Тәфтиләүләр генә буа алмас.

Кара да гына урман кыя бите,
Шаулыйдыр да кичен, җил чакта.
Ташкайларга чокып яздым каргыш,
Җаннарым укыр бер чакта...

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Л. Н. Лебединский. Башкирские народные песни и наигрыши. Уфа. 1965 год.
  2. Очерки по истории Башкирской АССР. Башкирское книжное изд-во, 1956 стр. 280
  3. Советская музыка, Выпуски 1-6 Государственное Музыкальное издательство., 1986
  4. Музыкальное искусство Башкирской АССР в период развитого социализма: библиографический указательВ. А. Башеньев, Р. Х Тимергалина, Н.К. Крупская Исемендăге Дăу̇лăт Республика Универсаль Гhилми Китапханаḣы. Библиография Бу̇леге, Уфимский государственный институт искусств Гос. республиканская универсальная науч. библиотека им. Н.К. Крупской, Библиографический отдел, 1985 Стр. 104
  5. Габдулла Тукай. Халык әдәбияты
  6. Хөснуллин К. Тукайның яңа табылган китаплары //Мәдәни җомга. 1997, 9 май.