Тәмте районы (рус. Теньковский район) — 1927 елдан 1931 елга һәм 1935 елдан 1959 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Казаннан Көньякка 40 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көнчыгышында урнашкан. Административ үзәк - Тәмте авылы.

Тәмте районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Тәмте

Нигезләү датасы

1927 елның 14 феврале

Юкка чыгару датасы

1959 елның 26 марты

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1939)

23 504 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар

Тарих үзгәртү

Тәмте районы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгының Тау ягында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгының Зөя ягында, 1708 елдан 1719 елга кадәр Казан губернасында, 1719 елдан 1727 елга кадәр Казан губернасының Зөя провинциясендә, 1727 елдан 1775 елга кадәр Казан губернасының Зөя провинциясенең Зөя һәм Тәтеш өязләрендә, 1775 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш һәм Зөя өязләрендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгы Зөя һәм Тәтеш өязләрендә, 1796 елдан 1920 елга кадәр яңадан Казан губернасының Тәтеш өязендә һәм Зөя өязе Тәмте һәм Кошман вулысларында, 1920 елдан 1927 елга кадәр Зөя кантоны Макыл, Тәмте һәм Кошман, Тәтеш кантуны Бәки һәм Богородски вулысларында, 1931 елдан 1935 елга кадәр яңа төзелгән Югары Ослан районында урнашкан.

Беренче тапкыр Тәмте районы Зөя кантоны юкка чыгару вакытында, 1927 елның 14 февралендә «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы административ бүленешендә үзгәреш турында» Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты Президиумы карары белән түбәндәге составта төзелә:

1931 елның 20 октябрендә Тәмте районын Зөя районы белән Югары Ослан районына берләштерелгәннәр.

Икенче тапкыр Тәмте районы 1935 елның 10 февралендә Югары Ослан, Апас һәм Кама Тамагы районнарыннан аерылып чыгу юлы белән барлыкка килгән.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Казан өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1958 елның 16 июлендә Тәмте районы юкка чыгарыла, аның территориясе Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнары составына кергән.[2]

Административ бүленеш үзгәртү

1941 елда район мәйданы 700 км² тәшкил иткән.[3]

1948 елда Тәмте районы 20 авыл советына бүленгән: Әҗем-Көрәлебаш, Балчыклы, Олы Мәми, Буртас, Варварино, Ядегәр, Канаш, Карагуҗа, Красновидово, Мәйдан, Яңа Сергиев, Патрикей, Иске Барыш, Иске Казиле, Тәмте, Чернышев, Шылаңгы, Йолдыз, Ямбулат, Яңа Юл. Район мәйданы 806 км² тәшкил иткән.[2]

Халык үзгәртү

1939 елда халык саны 23504 кеше тәшкил иткән, шул исәптән руслар - 77,9%, татарлар - 15,37%, чувашлар - 5,62%.[1]

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 http://www.demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2409
  2. 2,0 2,1 http://www.millattashlar.ru/index.php/ТӘМТЕ_РАЙОНЫ_(Теньковский_район)
  3. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.