Тәкъвачылык - кешеләрнең дөньядан ваз кичү, дөнья биргән ләззәтләрдән баш тарту кебек принципларга таянып яшәве. Тәкъвачылык — кәеф-сафа сөрүчәнлекнең капма-каршысы. Ул принцип борынгы җәмгыятьтә үк туган, төрле йолаларга (мәсәлән, үсеп килә торган буын яшьләрен тормыш михнәтләренә күндерүгә) өйрәтү максатын күздә тоткан. Соңрак (сыйнфый җәмгыятьтә) тәкъвачылык әхлакый камилләшү максатына яраклаштырыла, кайбер диннәрдә (мәсәлән, христиан динендә) «алла белән кушылу» максатына хезмәт итә башлый. Тәкъвачылык ислам диненә дә чит түгел (мәсәлән, суфичылык).

Тәкъвачылык
Сурәт
 Тәкъвачылык Викиҗыентыкта

Әхлакый аң принциплары югарыда күрсәтелгәннәргә генә кайтып калмый. Аларны тагын түбәндәге принциплар белән дә тулыландырып булыр иде. Мәсәлән, гаделлек һәм гаделсезлек, кешелеклелек һәм кешелексезлек. Бу принципларның асылы күпләргә таныш һәм аңлаешлы.

Чыганаклар үзгәртү

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек.