Түңгәвер (баш. Түңгәүер)— башкорт кабиләсе.

Тарих үзгәртү

Тәңгәверләр көньяк һәм төньякка бүленә. Көньяктагылар Сакмар ярында, Җаек аръягында далада яшәсә, төньяктагылар Агыйдел ярында урнашкан һәм тар гына сызык булып шулай ук Җаек арьягына барып чыга.

ХVIII — ХХ гасырлардагы документларда тәңгәверләрне кыр-тәңгәверләр (көньяк) һәм урман-тәңгәверләр (төньяк) бүлгәннәр. Аларның төп тамгасы ярты айга охшаган. Түңгәвер этнонимы монголлар ыруына барып кисешә. Бу исемне Кунгелең улы Динар белән бәйлиләр. Күрәсең, Түңгәвер кабиләсенең этник герое куңгратлар белән бәйле булырга тиеш. Куңгратлар исә борынгы монгол нәселенә барып чыга. Ул үз заманында төркиләшкән һәм үзбәкләрнең, башка төрки халыкларның этник составын формалаштыруда катнашкан. Тәңгәверләр көнчыгышта монгол кабиләләреннән иртә аерым.


Тәңгәверләрнең борынгы комарткылары аларның Уралга күчеп килгәнгә чаклы Сырдаръя буйларында яшәве хакында ачык күрсәтә. Аксакалларның раславынча, Көньяк Уралга алар бүре эзеннән эйәреп килгән. Тәңгәверләр арасында гына түгел, көньякта яшәгән сүсәргәннәр дә бүре турында хикәят киң таралган. Имештер, бик борынгы заманнарда башкортларның ата-бабалары Сырдаръя ярында яшәгән һәм аннары ул төбәкне ташлап чигенергә мәҗбүр булган. Күченгәндә алар чиксез далаларда адашкан. Шул вакытта аларга бүре очраган. Ул кешеләрне үзенә якын да җибәрмәгән, ташлап та китмәгән. Аксакалларның әмере буенча, халык бу бүре эзеннән төньякка таба юлын дәвам иткән. Бик күп төн һәм көннәрдән соң алар Җаек тауларына юлыккан. Халык хәтерендә саклануына, тәңгәверләрнең ата-бабалары элек Башкортстанның көньяк-көнбатышында урнашкан. С. Мирасовның шәҗәрәсе буенча тәңгәверләр Кармасан һәм Сәрмәсән буйларында ата. Алар бу тирәдә Х быуатка кадәр күченеп йөргән. Нөгөш һәм Агыйдел буйларында тау-урман арасына урнашкан. Тәңгәверләрнең күпчелеге Сакмарның югары агымында һәм Җаек аръягында мәңгегә торып калган. Аларның теркеме Кәрлек буенча күчеп утырган.

Көньяк Уралда тәңгәверләрнең яшәү рәвешенә кыпчак зур йогынты җитте. Тәңгәверләрнең күрше халыклар белән бәйләнеше чагыштырмалы киң барган.