Түбән Кама җәмигъ мәчете

Түбән Кама җәмигъ мәчетеТатарстанның Түбән Кама шәһәрендә урнашкан мөселманнарның гыйбадәтханәсе, Аллаһ йорты, шәһәрнең үзәк мәчете. Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте карамагында.

Түбән Кама җәмигъ мәчете
Нигезләнү датасы 1989
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Түбəн Кама, Татарстан һәм Идел буе федераль округы
Хезмәтләндерүче Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте
Рәсми ачылу датасы 1996
Мирас статусы Россиянең мәдәни мирас объекты[d]
Мәзһәб Хәнәфи мәзһәбе
Карта

Түбән Кама шәһәренең Бакый Урманче урамы белән Химиклар проспекты кисешкән почмакта, шәһәрнең 25 һәм 30 микрорайоннары арасында, Химиклар проспекты, 59 йорт адресы буенча урнашкан. Көнчыгыш фасадына каршы якта, урам аркылы – Николай Лемаев исемендәге бакча (сквер), бинадан төньякта һәм көнбатышташәһәр бакчасы (парк) башлана.

Тарихы үзгәртү

1989-1996 еллар аралыгында төзелгән. Түбән Кама шәһәренең 30 еллыгы юбилее уңаеннан[1] ачылган.

Бина үзгәртү

Мәчет бинасы башка мәчетләрдән гадәти булмаган корылышы белән аерылып тора. И. Сабитов проекты буенча мигъмарлар Р. Макуев һәм Ф. Ханов бинаны яңача, хәзерге заман татар мигъмариятының неоромантизм төрен кулланып төзегән.

Күпманаралы, намаз уку залы булган мәчет түбәсенең ике якка авыш итеп ясалуы һәм түбәcендә гөмбәз булмавы, шулай ук манараларының нигезе дүрткырлы багана итеп ясалуы белән җәлеп итә. 66 метр биеклектәге манаралары Русиядә иң биекләрдән санала. Манарасының 32 нче метрында азанчы өчен көн яктылыгы бирә торган итеп áркалы уемтыклар ясалган.

Бинага төп керү юллары көнчыгыш фасад ягында. Вестибюльдән икенче катка – намаз уку залына (мәйданы 900 м²) күтәрелергә, шулай ук аскы катка – кием элү, тәһарәтләнү бүлмәләренә төшәргә мөмкин.

Хезмәтләр үзгәртү

Мәчет бинасы белән янәшәдә мәдәният һәм тарих үзәге, китапханә, «Рисалә» мәдрәсәсе көн күрә (дини комплексның гомуми мәйданы 2 500 м²)[2]

Татар телендә «Догалы өй» гәҗите нәшер ителә.

2002-2005 елларда мәчетнең имам-мөхтәсибе — Рамил Юнысов.[3]

2005-2017 елларда мәчет белән Йосыф хәзрәт Дәүләтшин (Әлмар Дәүләтшин)[4], 2017 елның августыннан Салих хәзрәт Ибраһимов идарә итә[5].

«Рисалә» мәдрәсәсенең мөдире – Рәфыйк Исламгалиев (2011-2012 елларда)[6][7]

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1966 елда Түбән Камага шәһәр статусы бирелгән
  2. RuTraveller сайты
  3. ИА Регнум
  4. Сарман районы энциклопедиясе.Чаллы:Идел-йорт,2000.
  5. Түбән Каманың сайланган имам-мөхтасибе журналистларны очрашуга чакыра. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайты, 04.08.2017 2017 елның 10 сентябрь көнендә архивланган.
  6. Түбән Кама телевидениесе сайты(үле сылтама)
  7. ansar сайты

Чыганак үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү