Түбән Кама муниципаль институты

Түбән Кама муниципаль институты (рус. Нижнекамский муниципальный институт) — Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә (1961 елдан бистә, 1966 елдан шәһәр) 1997-2013 елларда эшләгән югары уку йорты. 2013 елда дәүләт аккредитациясе бирелмәү сәбәпле ябыла. Түбән Кама шәһәренең бердәнбер мөстәкыйль югары уку йорты була.
Гамәлгә куючысы — Түбән Кама шәһәре администрациясе.

Түбән Кама муниципаль институты
Эшләү еллары 19972013
Ректор Фәрит Ялалов
Адрес 423579, РФ, ТР, Түбән Кама, Химиклар проспекты, 74нче Б йорт
Уку йорты бинасы

Тарих үзгәртү

1997 елда Түбән Кама шәһәр һәм район хакимияте башлыгының карары[1] нигезендә шәһәр һәм район өчен кирәкле белгечләр (социологлар, юристлар, хокук белгечләре, чит телләр, физик тәрбия, татар теле, информатика укытучылары) әзерләү максатында Түбән Кама муниципаль институты оештырыла. Беренче ректоры, институтны ачып җибәрүче техник фәннәр докторы, профессор Владимир Борис улы Живетин була. Институт РФ мәгариф министрлыгының лицензиясе[2] нигезендә эшли. Институтта социология, юриспруденция, алман һәм инглиз телләре, татар филологиясе, физик тәрбия һәм спорт факультетлары эшли. Соңрак бизнес-информатика, тәрҗемә, туризм, коммерция, җитештерү менеджменты, персонал белән идарә итү, юриспруденция белгечлекләренә укыталар. Беренче елларда көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә 460 студент белем ала.

1999 елдан ректор — Фәрит Габтелгазиз улы Ялалов (ru). Шәһәрнең 21нче балалар бакчасы бинасын институт өчен үзгәртеп коралар. 2004, 2008 елларда дәүләт аккредитациясе турында таныклык алына. 2005 елда Санкт-Петербургның А.И. Һерцен исемендәге дәүләт педагогика университеты (ru) каршындагы ЮНЕСКО кафедрасының филиалы ачыла.

2013-2014 уку елында институтта 600 студент (аларның 70% ы читтән торып) укый — уку йортын ябуга беренче сәбәп була[3].

2013 елда Рособрнадзор «Түбән Кама муниципаль институты дәүләт стандартына туры килми» дип таба һәм институт ябыла[4][5].

2014 елда институт бинасында Халыклар дуслыгы йорты ачыла[6].

Әдәбият үзгәртү

  1. Һ.И. Хәбибуллина. Могҗиза тудыручылар. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2006.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Түбән Кама шәһәр һәм район хакимияте башлыгының карары № 704 04.06.1997
  2. РФ мәгариф министрлыгының лицензиясе № 16-659 13.10.1998
  3. Нижнекамский институт закроют после зимней сессии(үле сылтама)
  4. Kazanfirst, 22.11.2013
  5. Куда деваться студентам НМИ? «Нижнекамская газета», 28.11.2013
  6. Сегодня в Нижнекамске откроется Дом дружбы народов. Kazanfirst, 03.09.2014