Тыюлык – табигатьнең беренчел күренешен саклап калу максаты белән төзелгән, тулаем хуҗалык эшчәнлегеннән аерылган, аеруча сакланучы территория яки акватория.

Саяно-Шушен биосфера тыюлыгы

Тарих үзгәртү

Әйләнә-тирәлекне һәм кыргый табигатьне саклау турында беренче закон б.э. кадәр III гасырда Шри-Ланкада кабул ителгән дип санала. Шул вакытта ук Михинталь дигән җирдә, Деванампиятис патшасы тарафыннан беренче табигый тыюлыкка нигез салына.

Бүген Ишкел милли паркы буларак билгеле булган табигать саклау территориясе турында беренче мәгълүмат XIII гасырга кагыла. Ул вакытта Гарәп хәлифәлеге белән идарә итүче Хафсидлар династиясе күл тирәсендә аучылыкны тыя.

Урта гасырларда Аурупада байлар аучылык урыннары турында кайгыртканнар. В XIII гасырда галич-волын җирләре кенәзе Даниил Галицкий карар чыгара, аның буенча Беловежск һәм Цуман куе урманнарынвда тыюлык ясала. Алексей Михайлович Романов идарә иткән чорында Мәскәү шәһәре яннарында аучылыкка катгый тыю урнаштырыла.

Россиядә тыюлыклар статусы үзгәртү

"Аеруча саклана торган табигать территорияләре турында" федераль законы буенча дәлүт табигый тыюлыклары, табигый үзгәрешне, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының генофондын саклау һәм күзәтү, максаты белән төзелгән, табигать саклау, фәнни-тикшеренү һәм эколого-мәгърифәтчелек учреждениеләре булып торалар.[1].(урысча)

Дөнья илләре тыюлыклары үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Кушымталар үзгәртү

Сылтамалар (урысча) үзгәртү