Тынычлык
Тынычлык — ил, дәүләт тарихындагы төрле хәрби хәрәкәт, сугыш булмаган кайгы, тавышсыз, шау-шусыз чор. Тынычлык халыклар иминлеге мәнфәгатендәге сугышсыз тышкы сәясәткә, солых килешүенә һәм башка документларга нигезләнә. Сугыш башлангач, тынычлык бозыла. Иҗтимагый һәм шәхси хәвефсезлек тынычлык булмый.
Тынычлык | |
Һәштәге | peace һәм мир |
---|---|
Моның каршысы | сугыш |
Тынычлык Викиҗыентыкта |
Р. Джексон билгеләгәнчә[1], 1945 елдан алып планетада барлыгы 26 тыныч көн булган.
Тынычлык күгәрчене үзгәртү
«Тынычлык күгәрчене» — Икенче бөтендөнья сугышыннан соң узган Бөтендөнья тынычлык яклылар конгрессында популяр булып киткән гыйбарә. Беренче бөтендөнья тынычлык яклылар конгрессы 1949 елда Парижда һәм Праһада үтә. Конгресс эмблемасын Пабло Пикассо эшли. Эмблемада томшыгында зәйтүн ботагы тоткан ак күгәрчен төшерелгән.
Чыганаклар үзгәртү
- Мир вечный // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
Искәрмәләр үзгәртү
Бу — сәясәтчеләр турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |