Тымытык районы (рус. Тумутукский район) — 1930 елдан 1931 елга һәм 1935 елдан 1958 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Азнакайдан Төньяк-Көнчыгышка 22 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көнчыгышында урнашкан. Административ үзәк - Тымытык авылы.

Тымытык районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Тымытык

Нигезләү датасы

1930 елның 10 августы

Юкка чыгару датасы

1958 елның 16 июле

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1939)

22 168 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар, мордва, чувашлар[1]

Тарих үзгәртү

Тымытык районы территориясе 1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Тымытык вулысында, 1920 елдан 1930 елга кадәр Бөгелмә кантоны Тымытык вулысында, 1931 елдан 1935 елга кадәр Азнакай районы Тымытык авыл советында урнашкан.

Беренче тапкыр Тымытык районы Бөгелмә кантонын юкка чыгару вакытында, 1930 елның 10 августында барлыкка килгән.

1931 елның 20 октябрендә район үзәге Азнакайга күчерелә, район исеме Азнакай районы итеп үзгәртелә.

Икенче тапкыр Тымытык районы 1935 елның 10 февралендә Азнакай районының Төньяк һәм Көньяк өлешләреннән, Сарман районының Көньяк-Көнчыгыш өлешеннән аерылып чыгу юлы белән барлыкка килә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Чистай өлкәсе составына, ә 1953 елның 21 февралендә Бөгелмә өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1958 елның 16 июлендә ул юкка чыгарыла, ә территориясе Азнакай һәм Ютазы районнары составына кертелгән.[2]

Административ бүленеш үзгәртү

1948 елда Тымытык районы 14 авыл советына бүленгән: Әгер, Буралы, Югары Эстәрле, Камышлы, Күктәкә, Мөслим, Сарлы, Сукаеш, Татар Шуганы, Тымытык, Урсай, Үчәлле, Чалпы, Чубар Абдул.[2] Район мәйданы 821 км² тәшкил иткән.

Халык үзгәртү

1939 елда халык саны 22168 кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар - 91,68%, руслар - 5,69%, мордва - 1,16% чувашлар - 0,9%.[1]

Танылган кешеләр үзгәртү

Рәшит Зәкиев (Рәшит Кәрип улы Зәкиев, 28 сентябрь 1937 (83 яшь), Тымытык, Тымытык районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — язучы һәм журналист, РСФСРның атказанган мәдәният эшлеклесе (1983). 1960-1967 елларда район гәҗитләрендә («Колхозчы», «Дуслык») журналист, 1967-1972 елларда «Социалистик Татарстан» гәҗитендә, 1972-1975 елларда СБКФнең Татар өлкә кәмититендә. 1975-2008 елларда «Чаян» журналының баш мөхәррире. 2008-2011 елларда Татмедиа агентлыгы филиалы «Чаян» журналы редакциясе директоры.[2][3]

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.

Искәрмәләр үзгәртү