Тукай музее (Казан)

Казандагы Тукай музее, Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музееТатарстанның берләштерелгән Милли музееның филиалы. Татар шагыйре Габдулла Тукайның (18861913) иҗатын күрсәтү һәм тормыш юлын өйрәнү максатында оештырылган коммерцияле булмаган мәдәният оешмасы. Казанның үзәгенә якын урында, Тукай урамында, 74 йортта (Шамил йорты) урнашкан.

Тукай музее
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Рәсми ачылу датасы 1986
Рәсми веб-сайт g-tukay.tatmuseum.ru
Карта
 Тукай музее Викиҗыентыкта

Тукай музее
Нигезләнү елы 1986
Бина төзелгән 1902

Тарих үзгәртү

Музейның ачылу вакыты – 1986 елның 11 июне.

Бинасы үзгәртү

Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан Шамил йорты — архитектура һәйкәле (1902). Бинаны I гилдия сәүдәгәр Ибраһим Апаков рус армиясенең отставкадагы генерал-майоры Мөхәммәт Шәфи Шамилгә кияүгә чыккан кызы өчен салдырган булган. Мигъмарлары — Ф. И. Амлонг һәм Г. Б. Руш.

Директорлар үзгәртү

Күргәзмә залы үзгәртү

Гомуми мәйданы – 719 кв.м. Музейда иркен экспозиция заллары һәм 2 күргәзмә залы, шулай ук лекция залы урнашкан. Музейның экспозициясе шагыйрьнең тормышының һәм иҗатының төрле чорлары турында сөйли:

Шулай ук XIX – XX гасырлар чигендәге Казанның (бигрәк тә музей урнашкан Иске Татар бистәсенең) тормышын күзалларга мөмкинлек бирүче экспонатлар бар. Аларның күбесен Милли музей фондлары һәм истәлек әйберләре тәшкил итә.

Музейда шагыйрьнең фотоархивын, Тукай язышкан гәҗит һәм журналларның төп нөсхәләрен, төрле телләрдә чыккан әсәрләрен күрергә була.

Аерым игътибарга лаек – Тукайның шәхси әйберләре: фаянс котыйчык (шкатулка) – апасына беренче кул хакыннан алган бүләге; кара бәрхет түбәтәй; каләм савыты (Санкт-Петербургдан 1912 елда алып кайткан булган); шагыйрьнең юл кәрҗине; күлмәк запонкалары(көмештән) – дусларының бүләге; шагыйрьнең вафатыннан соң алынган йөз маскасы.

Музей турында үзгәртү

Эш вакыты – сишәмбедән якшәмбегә хәтле

Музей экскурсияләр һәм татар теле укытучылар өчен семинарлар үткәрә:

  • Тукай һәм музыка
  • Тукай һәм замандашлары
  • Тукай һәм аның мохите
  • Мәгариф нуры

Музейның нигезләүчесе: Госман Хәбибуллин (19501992)

Генераль директор – Гөлчәчәк Нәҗипова

ДиректорГүзәл Төхфәтова

Адресы: Татарстан, Казан шәһәре, Тукай урамы, 74

Ачылу вакыты: 11.06.1986

Бюджет статусы: мунииципаль

Оештыру-хокукый формасы: коммерцияле булмаган оешма

Тибы: мәдәни-гаммәви, тикшеренү

Классификациясе: шәхси яки мемориал, сәнгати

Мәйданы: күргәзмә мәйданы 530 кв.м, вакытлы күргәзмәләр 170 кв.м; парк 0,2 га

Оешмага керә: лекция залы, кибет

Югарыдагы оешма: Татарстан Республикасының Милли музее – М1299

Партнер-оешмалар: Әлифба музее – М2783; Г. Ибраһимов исемендәге ИЯЛИ –R908

Саклау берәмлеге1200; 914 (төп фондта)

Рәсми бит: http://g-tukay.tatmuseum.ru/

2016 елда төзекләндерү үзгәртү

2016-2017 елларда 168 млн сумлык ремонт-төзәтү эшләре башкарылган[2].

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани