Тузганак (лат. Taráxacum) — Кашкарыйлылар гаиләсенә кергән күпеллык үлән ыруы.

Тузганак
Сурәт
Халыкара фәнни исем Taraxacum F.H.Wigg., 1780[1]
Таксономик ранг ыру
Югарырак таксон Cichorieae[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Цвет цветков сары
Җимеш төре орлыкча[d]
Нәрсәнең чыганагы каучык һәм сок растений[d]
Кайда өйрәнелә taraxacology[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=11886[5]
 Тузганак Викиҗыентыкта
Орлыклары җитешеп өлгергән тузганак

Тузганакның яшь яфраклары һәм тамыры файдалы. Яфрак­ ларында тараксацин дип аталган матдә бар. Бу матдә остеоартроз авыруы булганда ярдәм итә. Аерым алганда, сеңерле тукыма ясалуга һәм синовиаль сыекча сыйфатын яхшыртуга китерә. Буын сеңерен туендыра һәм майлый.

Тузганакның яшь яфракларын остеоартроз авыруы булганда, ашаганчы көненә 2 аш кашыгы кабул итәргә киңәш ителә.

Үсемлекнең тамырларын холецистит, гастрит, гепатит, хроник рәвештә эч кибеп торганда кулланалар. Барлык санап киткән очракларда 2 аш кашыгы чи яки 1 аш кашыгы кипкән тамырларына 1 стакан кайнар су салып, 10 минут сүрән утта тотыгыз. 2 сәгать торганнан соң, сөзеп сыгыгыз. Аннан беренче күләменә кадәр җитәрлек итеп кайнаган су өстәгез. Ашарга ярты сәгать кала, көненә 3 тапкыр җылы килеш 1/4 стакан эчегез.

Йөрәкнең җиткелекле эшләмәве, нервлар йончу күзәтелгәндә — 2 аш кашыгы чи яки 1 аш кашыгы кипкән тамырларга 1 стакан кайнар су салып, сүрән утта 15 минут тотыгыз. 1 сәгатьтән сөзеп, сыгыгыз. Элекке күләменә кадәр кайнаган су өстәгез. Көненә 5 тапкыр, ашарга 20 минут кала, 2 аш кашыгы кабул итегез.

Атеросклероз һәм канда холестерин күп булганда ашарга ярты сәгать кала, көненә 3 тапкыр порошок итеп уылган тамырны 1 чәй кашыгы күләмендә су белән эчәргә кирәк.

Тузганак орлыкларының һава агымы белән таралуы

Төрләре үзгәртү

Кайбер төрләре
  • Taraxacum alaskanum
  • Taraxacum albidum
  • Taraxacum borealisinense
  • Taraxacum californicum
  • Taraxacum ceratophorum
  • Taraxacum collinum
  • Taraxacum dissectum
  • Taraxacum hybernum - Көзге тузганак, яки Крым-сагыз
  • Taraxacum glabrum
  • Taraxacum japonicum
  • Taraxacum kok-saghyz - Кок-сагыз
  • Taraxacum leueoglossum - Ак телле тузганак, яки Турьемыс тузганагы
  • Taraxacum megalorrhizon
  • Taraxacum mongolicum
  • Taraxacum officinale - Дарулыклы тузганак, аптека тузганагы, яки гади тузганак
  • Taraxacum yatsugatakense

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү