Тувалу
Байрак
Илтамга
Шигарь Tuvalu for the Almighty Edit this on Wikidata
Халык саны 11 792 (2020) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1978 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+12:00
Рәсми тел инглиз теле
География
Мәйдан 26.0 км²
Координатлар 7.475°S 178.00556°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Велс шаһзадәсе Чарлз
Карта
Икътисад
ТЭП 60,2 миллион US$ (2021), 60,35 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Тувалу дуллыры, Аустралия дуллыры
КПҮИ 0.641 (2021)[1]
Джини коэффициенты 39.1 (2010)[2]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы сул[3]
Челтәр көчәнеше 220 вольт[4]
Телефон коды +688
ISO 3166-1 коды TV
ХОК коды TUV
Интернет домены .tv

Тувалу үзгәртү

Гомуми мәгълүмат үзгәртү

Географик урнашуы үзгәртү

Тувалу - Тын океанның көнбатыш өлешендә урнашкан, 9 атоллдан торган дәүләт. Иң төп утрау булып Фунафути атоллы булып тора.

Мәйданы үзгәртү

Тувалуның мәйданы 26 кв. км

Төп шәһәрләр, административ бүленеш үзгәртү

Тувалуның пайтәхете - Фонгафале (2800 кеше).

Дәүләт төзелеше үзгәртү

Тувалу Дуслыкның әгъзасы булып тора. Дәүләтнең башы - Бөекбритания патшабикәсе, аның вәкиле генерал-губернатор. Хөкүмәт башы - премьер-министр. Канун бирүче орган - парламент.

Табигате үзгәртү

Рельеф үзгәртү

Утрауларның күпчелеге диңгез дәрәҗәсе өстеннән 4-5 метрга калкып тора.

Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар үзгәртү

Илнең җирләре эчендә нинди дә булса әһәмиятле ресурслар юк.

Климат үзгәртү

Тувалуның климаты җылы һәм дымлы, уртача ел температурасы якынча +27°С, уртача явым-төшемнәр нормасы - 3048 мм.

Туфраклар һәм үсемлекләр үзгәртү

Яр буенда тозга чыдам сцеволалар, пандануслар үсә. Утрауларның эчке өлешләрендә - абагалар, мангр урманнары.

Хайваннар дөньясы үзгәртү

Утрауларның фаунасы бик ярлы.

Халкы һәм теле үзгәртү

Тувалуның халкы 10 мең кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км га 400 кеше. Этник төркемнәр: полинезиялеләр. Телләр: тувалу, инглиз теле (икесе дә дәүләт теле)

 
Традицион кием кигән Тувалу кешесе, Альфред Агате тарафыннан Америка Кушма Штатлары Эзләнү Экспедициясе дәвамында ясалган рәсем.

Дин үзгәртү

Тувалу Конституциясе дин тоту иреген, шул исәптән, бер диннән икенче дингә күчеп, динне үзгәртү иреген, мәктәптә дини белем алудан яки мәктәптә дини тантаналарда катнашудан баш тарту хокукын гарантияли [5].

Тувалуда өстенлекле дин – христианлык. Тувалу чиркәве (Te Ekalesia Kelisiano Tuvalu, EKT) – Тувалуның дәүләт дине, бу статус аңа «зур милли чараларда махсус хезмәтләр кылу өстенлегенә» хокук бирә. 2017 елда архипелагтагы барлык 11 мең кешенең 97 % ы Тувалу чиркәве тарафдары булган. Тувалуда шулай ук җиденче көн адвентистлары, католиклар, протестантлар, Йәһвә шаһитлары, баптистлар җәмгыятьләре, христиан булмаган диннәрдән Бәһаи (Нанумеа атоллында таралу алган), Ислам (әхмәдия) җәмгыятьләре төзелгән [6].

Кыскача тарихи тасвирлама үзгәртү

Тувалуда беренче европалы булып 1764 елда Британия диңгезчесе Джон Байрон булган. XIX гасырның уртасына утрауларның халкы кол сату һәм күп санлы читтән кергән эпидемияләр булу сәбәпле ун мәртәбә диярлек кимегән. 1877 елда утраулар Тын Океанның Британия өлешенең югары комиссары хакимияте астына кертелгән. 1892 елда Тувалу Эллис утраулары һәм Гилберт утраулары составында Бөекбритания протектораты булган. 1974 елда Эллис утраулары референдумнан соң (халкы күбесенчә микронезиялеләр булган) Гилберт утрауларыннан аерылып чыккан, ә 1978 елның 1 октябренда Эллис утраулары (Тувалу исеме белән) бәйсезлек игълан иткән.

Кыскача икътисади тасвирлама үзгәртү

Икътисадның нигезе - копра җитештерү һәм балыкчылык. Копра һәм туңдырылган балык экспорты. Акча берәмлеге - Тувалу доллары, шулай ук Австралия доллары да йөрештә.

Чыганаклар үзгәртү

Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003.

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Constitution of Tuvalu, article 23.
  6. Gary D. Bouma; Rodney Ling; Douglas Pratt (2010). Religious Diversity in Southeast Asia and the Pacific. p. 198. https://archive.org/details/religiousdiversi00boum.