Трискаидекафобия

Трискаидекафобия (яки тердекафобия,  бор. грек. τρεισκαίδεκα — унөч  һәм  φόβος — курку) — 13 саныннан курку чире. Әлеге курку  юк-барга ышану булып исәпләнә, дини хорафатларга бәйле карала. 13 е җомга көннән курку  параскаведекатриафобия яки фриггатрискаидекафобия дип атала.

Сәбәпләре үзгәртү

Тикшеренүчеләр әлеге авыруның килеп чыгу сәбәбе турында уртак фикергә килмәгән. 

Беренче версия буенча, күп халыкларда «изге сан» булып исәпләнгән 12 саныннан зуррак булган өчен генә дә, 13 саны «начар» сан булып тора.

Библия риваяте буенча, яшерен кичәдә Гайсә пәйгамбәрне саткан апостол Яһүд Искариот унөченче урындыкта утырган, имеш.  Әлеге риваятькә бәйле бер сынамыш Аурупада XIX гасырда киң тарала: ашау өстәле артына унөч кеше утырса, мәҗлес тәмам булганнан соң бер ел эчендә шуларның берсе үләчәк, имеш. Христианлыкта соңрак Иблис унөченче фәрештә булган икән, дигән ышану да тарала.

Икенче бер версия буенча, яһүдләр календаренда (ай-кояш календаре) кайбер еллар 13 айдан тора, григориан һәм ислам календарьлары һәрвакыт 12 айдан тора.

Трискаидекафобия викинглар мифологиясендә дә урын алган: Локи алла борынгы Скандинавия пантеонында унөченче — явызлык, хәйләкәрлек алласы булган.

Таро кәрт колодасында XIII кәрт Үлемне аңлата. 

Мисаллар үзгәртү

 
Апелдорнда унөченче йортны сиздермичә нумерлаганнар

Иң борынгы трискаидекафобия мисалы булып, Хаммурапи кануннар җыентыгында (б.э.к. 1780 ее.) унөченче маддә юк, дигән ышану исәпләнә ала. Чынбарлыкта, анда унөченче маддә бар[1].

Кайбер биналарда (мәсәлән, Нью-Йоркның кунакханәләрендә) йортларның катларында, 13 саныннан куркучыларны хәвефләндермәс өчен,  12 саныннан соң 14 саны китә, яки 12А, 12Б катлары китәргә мөмкин, ә 13- кат бары тик техник хезмәтләр өчен генә (мәсәлән, җылыту кораллары яки җилләтү кораллары урнаштыру өчен) файдаланыла. Мисалга, Нью-Йоркта федераль резерв банкы бинасында бик озак вакыт биек түшәмле 12- кат була, соңрак аны ике катлы итеп бүләләр[2]. Бу хәл йортларның һәм биналарның саннарында да күренә. 

Бөек Ватан сугышы чорындагы He-112 алман очкычының яхшыртылган моделен, «бәхетсезлек китерүче сан» кергән He-113 дип атамас өчен, He-110 дип атыйлар. Адольф Гитлер шулай ук 13 саныннан курыккан. АКШ хәрби очучыларының күбесе хорафатларга ышануы аркасында, анда беркайчан да F-13 очкычы булмаган. YF-12 моделеннән (SR-71 прототибы) соң, F-14 моделе китә. Күп илләрнең авиаширкәтләре, пассажир очкычларында 13- санлы рәт булдырмас өчен, 12 саныннан соң 14 саны язарга мәҗбүр була.

«Аполлон-13» көнчыгыш җәйге  вакыт белән 1970 елның 11 апрелендә 13:13 тә 39- санлы старт комплексыннан очыртыла, һәм 13 апрельдә Ай тирәли орбитага чыгарга тиеш була.

Яңа «Формула-1» ярышында 13 санлы болид катнашмый. 1925 һәм 1926 елларда 13 саны астында чыгыш ясаган 3 машина һәлакәтеннән соң, Гран-при старт битләреннән 13 саны төшереп калдырыла. Әлбәттә, болай раслау дөреслеккә туры килеп бетми.

 
Lufthansa очкычында 13 рәт юк

Австрия композиторы Арнольд Шёнберг шулай ук 13 саныннан курыккан. Аның соңгы операсының исеме «Моисей һәм Арон» (дөресе «Моисей һәм Аарон» (Moses und Aaron) булырга тиеш) дип аталган, чөнки дөрес исемдә хәрефләр саны 13кә тиң. Ул 13е көнне туган (13е көнне үлгән дә) — һәм моны гомер буе «начар галәмәт» дип санаган. Бервакыт ул 13 саны астындагы йортны арендага алудан катгый баш тарткан. Композитор үзенә 76 яшь туласы көнне коты очып көткән, чөнки бу ике санның кушылмасы унөчкә тиң.  Аның 76 яше тулган көн 1951 елның 13 июленә, җомга көненә туры килгән. Легенда буенча, композитор ул көнне үлемгә әзерләнеп, урыныннан тормый яткан. Хатыны  күпме генә үгетләсә дә, композитор  тормаган. Имеш, ул «һармония» сүзен генә әйткән дә үлгән. Арнольд Шёнберг төнге 11:47 дә, ягъни төн уртасы җитәргә 13 минут калгач үлгән.

Америка барды  [[::ruМэйер, Джон|Джон Мейер]] 14 җырдан торган  «Room for Squares» альбомын чыгарган, андагы 13- җыр бары тик 0.2 секунд дәвам итә һәм анда тынлык. Унөченче җыр тышлыкта да телгә алынмый.  Hot Hot Heat төркеме дә «Elevator» альбомында 13 санын кулланмаган: ул сан җырлар исемлегендә дә юк, язмада 13 саны урынына төрле шау-шу гына ишетелә. .

Испания мотоузышучысы Ангел Нието, үзе әйткәнчә, 12+1 чемпионатта җиңә. Аның турыдагы фильм да «12+1» дип аталган.

Тискәре мисаллар да бар.  шаһматчы Һарри Каспаров 13 санын «бәхетле» санга исәпләгән, унөченче партияләрне һәрвакыт һөҗүмчән стильдә алып барган. 1985 елгы дөнья беренчелегендә Анатолий Карповны 13:11 белән җиңә һәм шаһмат буенча дөньяның 13- чемпионы була. Алман футболчысы Михаэль Баллак күпчелек вакытта клуб һәм җыелма өчен 13 саны астында уйный.

Италия һәм Кытай мәдәниятләрендә 13 саны бәхетле сан булып исәпләнә. 

Microsoft Office 2007 дән соң (ул уникенче иде) ундүртенче пакетка анонс ясалды. Pinnacle Studio 13 тә чыгарылмады.

ABBYY Lingvo 12 дән соң ABBYY Lingvo x3 чыкты (версиянең эчке саны 14) .

CMS 1С-Битриксның унөченче версиясен үткәреп җибәрделәр, 12.5 версиясе артыннан 14 чыкты.

Охшаш куркулар  үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Законы Хаммурапи
  2. Грег Фаррелл. Crash Of The Titans Greed, Hubris, The Fall Of Merrill Lynch, And The Near-Collapse Of Bank Of America (Крах титанов: История о жадности и гордыне, о крушении Merrill Lynch и о том, как Bank of America едва избежал банкротства). М.: Альпина Паблишер, 2014. ISBN 978-5-9614-4746-0