Тригономе́трия (грек. τρίγονο (өчпочмак) һәм грек. μετρειν (үлчәргә), ягъни өчпочмакларны үлчәү) — тригонометрик функцияләрне һәм аларның геометриягә карата кулланылышын өчрәнүче математиканың бүлеге. Бу төшенчәне беренче булып немец математигы Бартоломеус Питискус (Bartholomäus Pitiscus, 15611613) куллана[1], фән үзе исә борынгы заманда ук астрономия, геодезия һәм архитектурада хисап алып бару өчен кулланыла.

Тригонометрик исәпләүләр барлык геометрия, физика һәм инженерлыкның барлык өлкәләрендә диярлек кулланылалар.

Тригонометрик функцияләрнең билгеләнмәсе үзгәртү

 
Координатлар системындагы берәмлекле әйләнә (түгәрәк) эчендә θ почмагының тригонометрик функцияләре

Башта тригонометрик функцияләр турыпочмаклы өчпочмак якларының үзара нисбәте белән бәйле була. Аларның бердәнбер аргументы булып почмак (турыпочмактан тыш) тора:

  • Синус — каршыдагы катетның гипотенузага чагыштырмасы.
  • Косинус — эргәдәш катетның гипотенузага чагыштырмасы.
  • Тангенс — каршыдагы катетның эргәдәш катетка чагыштырмасы.
  • Котангенс — эргәдәш катетның каршыдагы катетка чагыштырмасы.
  • Секанс — гипотенузаның эргәдәш катетка чагыштырмасы.
  • Косеканс — гипотенузаның каршыдагы катетка чагыштырмасы.

Чыганаклар үзгәртү

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү