Трахома
Сурәт
Саклык белгечлеге инфектология[d] һәм күзбелгеч[d]
Диагностика юллары физикальное обследование[d], микробиологическая культура[d], иммунофлуоресцентный анализ[d] һәм полимеразная цепная реакция[d]
Дәвалау юллары антибиотиклар һәм хирургическая процедура[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Сульфацетамид[d][1], sulfisoxazole diolamine[d][1], Азитромицин[d] һәм Тетрациклин[d]
ICD-9-CM 076.9[2][3], 076[2][3], 076.0[2][3] һәм 076.1[2][3]
ICPC 2 идентификаторы F86
 Трахома Викиҗыентыкта
Трахома
Трахомада кабак бөгелү һәм трихиаз.
МКБ-10 A7171.
МКБ-9 Калып:ICD9
DiseasesDB 29100 29100
MedlinePlus 001486 001486
eMedicine oph/118  oph/118 

Патогенез үзгәртү

Трахома (trachoma; гр. trachys кытыршы, тигезсез) — A, B, Ba һәм C С. trachomatis серотөрләре чыгарган конъюнктиваның хроник ялкынсынуы. Башта авыру үзеннән-үзе җөйләнүсез бетә, ә инфекциянең кабатлануы, аеруча ул бактериаль конъюнктивит белән кушылса, сукырлыкка китерә ала (җәд. 8. 1). Трахома — начар санитар-гигиеник шартларда яшәгән фәкыйрьләр авыруы. Бергә яшәү куркынычлык факторы, чөнки тудыргычның туры күчүе күз яки борын бүлендеге аша мөмкин. Инфекциянең төп таратучысы чебен. Хәзерге вакытта трахома сукырлыкның кайтма сәбәпләре буенча алдынгы урын алып тора.
Җәдвәл 8. 1
  БСО мәгълүматы буенча трахоманың үзгәртелгән классификациясе

TF — өске кабак кимерчәгендә 5 алып һәм күбрәк трахома фолликуллары (> 0, 5 мм)
TI — тарзаль конъюнктиваны таралып катнаштырган трахоматоз ялкынсыну, бу 50% яки күбрәк гадәти тирән тарзаль тамырларны күрергә мөмкинлек бирә
TS — трахоматоз конъюнктиваль җөйләү TT — трахоматоз трихиаз (кимендә 1 керфек), күз алмасына тия
СО — төсле катлауны яшерә алган җитәрлек чагылган мөгезкатлау томалануы

Диагностика үзгәртү

Кискен авыру үзгәртү

• Катнаш фолликул-имчәкле конъюнктивит лайла-эренле бүлендек белән бара; 2 яшькә кадәр балаларның имчәкле компонент өстенлек итә ала.
• Өске лимбның конъюнктиваль фолликуллары берничә батынкылык калдыра (Herbert чокырчыклары)
• Өске эпителиаль кератит һәм паннус ясалу.

Хроник авыру үзгәртү

• Җиңел очракларда — сызыклы яки таралучы конъюнктива җөйләре, авыр очракларда — киң кушылучы җөйләр (Arlt сызыклары) ясалу.
• Бөтен конъюнктива катнаша, ләкин үзгәрешләр күбрәк өске тарзаль пластинкада чагыла.

Өзлегүләр үзгәртү

Трихиаз, дистихиаз, мөгезкатлау тамырлану һәм җөйле бөгелү.
• Чагылган мөгезкатлау томалануы.
• Бокалсыман күзәнәкләр һәм яшь бизе юллары җимерелү белән килеп чыккан «коры» күз синдромы.

Алып бару тактикасы үзгәртү

1. Профилактикага санитар-гигиеник кагыйдәләрне үтәү керә.
2. Антибиотиклар

• Азитромицин 20 мг/кг 1 г кадәр бер вакытта кискен трахома үсеше куркынычлыгын киметә, дәвалауны 1 елдан соң кабатларга тәкъдим ителә.
• Эритромицин 500 мг 2 тапкыр көнгә 14 көн дәвамында — бала тудыру яшендәге хатын-кызларга альтернатив дәвалау.
• Тетрациклин 1% урынлы файдасы эчкә кабул иткәнгә караганда кимрәк.
3. Хирургик дәвалауны трихиазны киметү һәм кабакларның тулы ябылуын тәэмин итү өчен үткәрәләр.
NB SAFE аббревиатурасы трахоманы 4 дәвалау принципына нигезләнә: Surgery (трихиазда хирургия), Antibiotics (кискен авыруда антибиотиклар), Face (юыну), Environmental (яшәү шартларын яхшырту).

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.