Тоташ тирәлекләр электродинамикасы

Тота'ш тирәлеклә'р электродина'микасытоташ тирәлекләр физикасының тоташ тирәлекләрнең электр, магнит һәм оптик үзлекләрен өйрәнүче бүлеге. Әгәр дә тирәлек өлешчә, яки бөтенләй ионлашкан газ булса, [плазма физикасы] термины күбрәк кулланылышлы.

Тоташ тирәлекнең электроманит характеристкалары үзгәртү

Тоташ тирәлекнең электр һәм магнит үзлекләре   диэлектрик үткәрүчәнлеге тензоры,   магнит үткәрүчәнлеге тензоры һәм   тирәлекнең чагыштырма үткәрүчәнлеге белән тасвирлана, шул ук вакытта бу зурлыклар вакытка һәм урынга бәйле булырга мөмкиннәр.

Стационар күренешләрдә, диэлектрик һәм магнит үткәрүчәнлеге тензорлары тирәлектә көчәнеш сызыкларының төренә тәэсир ясыйлар, ә чагыштырма үткәрүчәнлек тензоры - тышкы көчләр тәэсире астында, токның агышы юнәлешенә.

стационар булмаган күренешләр өчен  ,   һәм   урынына  ,   һәм   Фурье-сурәтләргә кертү файдалырак. Тирәлекнең нәкъ бу характеристикаларын, тирәлектә таралучы,   ешлыклы яссы электромагнит дулкын сизә.

Электро- һәм магнитооптик күренешләр үзгәртү

кагыйдә буларак,  ,   һәм   зурлыклары вакыттан бәйле рәвештә, симметррик булмаган профильга ия. Бу Фурье-сурәтләренең комлекслы зурлыкларга әйләнүенә китерә. Физик яктан бу, тирәлектә таралучы электромагнит дулкынның экспонциаль сүнүенә китерә.

Әстә тасвирланган барлык тензорлар тышкы электр һәм магнит кырлары тәэсирендә үзгәрергә мөмкиннәр, һәм бу төрле электрооптик һәм магнитооптик эффектларга китерә.

Мәсәлн, тышкы магнит кырын куйганда, кайбер изотроп тирәлекләр (ферромагнетиклар, плазма) үзләрен анизотроп тоталар - магнит һзәм электр үткәрүчәнлекләре тензорларының диагональ булмаган компонентлары барлыкка килә. Электромагнит дулкын буйлы таралганда, дулкын таралышы юнәлеше тышкы кырның магнит көч линияләренә параллель вакытта, Фарадей эффекты күзәтелә. Ул уң һәм сул әйләнә поляризацияле электромагнит дулкыннарның тирәлектә төрле тизлек белән таралуыннан гыйбарәт. Нәтиҗә буларак, сызыкча полярлашкан таралучы, каршы әйләнү юнәлешле әйләнә поляризацияле ике дулкынның суперпозициясе кебек күрсәтелә алган, дулкын вакытында, дулкын поляризациясе яссылыгы тирәлектә таралуы барышында әйләнә.

Башка, шулй ук тензорның диагональ булмаган элементлары барлыкка килү белән бәйле булган, билгеле эффект, даими электр тогы өстәлгәндә, тирәлекнең икеләтә нур-сынуы барлыкка килүеннән гыйбарәт, һәм ул Керр эффекты исемен йөртә.

Моны да карагыз үзгәртү