Тифлис мәчете (гөрҗ. თბილისის მეჩეთი) — Гөрҗистан башкаласы Тифлис шәһәрендә урнашкан гыйбадәтханә, җәмигъ мәчете. 17231735 елларда төрекләр тарафыннан төзелә. Сәргаскәр, Иран шаһы (1736—1747 елларда) Надир шаһ боерыгы буенча сүтелә. 18461851 елларда Италия архитекторы Джовани Скудиери проекты буенча Казан татарлары яңабаштан төзегән. Бу мәчетне Тифлис мөселманнары «казан-татар» дип тә атыйлар[1][2].

Мәчет
Тифлис җәмигъ мәчете
гөрҗ. თბილისის მეჩეთი
Мәчетнең өстән күренеше
Мәчетнең өстән күренеше
Мәчетнең өстән күренеше
Ил Гөрҗистан
шәһәр Тифлис
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни, шигый
Бина төре җәмигъ мәчете
Төзелеш еллары 17231735 еллар
Төп даталар:
17231735 (нигезләнү)
18461851(яңадан төзү)
1895 ел (киңәйтү)
Халәте гамәлдә
Тышкы рәсемнәр
Мәчет фотосурәтләре.

Гөрҗистанда ислам үзгәртү

Гөрҗистанда ~400 мең мөселманга 200 гә якын мәчет бар. Аларның 50се Квемо-Картлида(рус.), 120 гә якыны Аҗарстанда(рус.), калган 30 ы бөтен ил буенча таралган. Башкалада һәм Гөрҗистан буенча гомумән алганда, шигыйлар саны сөнниләр саныннан артып китә.

Мөселманнар арасында гөрҗиләр, азәрбайҗаннар, чеченнар, татарлар, лезгиннар, дагстанлылар һ. б. бар. Шулай ук Гөрҗистан территориясендә вакытлыча яшәүче Төркия һәм башка мөселман илләре ватандашлары да бар. Совет чорында мөселманнар 4 мәчеткә (нигездә, шигыйлар) ия булган, аларның иң танылганы - Исмаил шаh исемендәге мәчет (халык телендә - Габбәс I мәчете), ул Метехи күпере(рус.) кырында торган, аны 1951 елда, яр буе урамы ясау сылтавы белән, җимергәннәр.

Гөрҗистан мөселманнары идарәсе рәисе — шәех хаҗи Рамин Игидов[3].

Тифлис мәчетләре үзгәртү

Тифлис мөселманнары ислам динендәге ике дини мәзһәбкә — сөнниләргә һәм шигыйларга бүленгән. Шәһәр тарихының билгеле бер чорларында әлеге дини җәмгыятьләр вәкилләре бик күп булган, ләкин XIX гасыр башында алар азайган: 1825 елгы халык санын алуда 300 гә якын мөселман (нигездә, шигыйлар) исәпкә алынган.

1864 елга мөселманнарның саны мең ярымга кадәр арткан. Тифлиснең мөселман халкы маятник миграциясенә дучар ителгән, ягъни аларның саны әле арткан, әле кимегән. Бу хәл мөселманнарның төп өлеше акча эшләргә килгән ялланган эшчеләр (нигездә, фарсылар) булуы белән бәйле.

Мөселман җәмгыятенең этник составы да үзгәреш кичерә. XIX гасыр башында бу шигый фарсылар һәм азәрбайҗаннар булса, XIX гасырның икенче яртысында шигыйлар һәм сөнниләр җәмгыятьләре Дагыстан вәкилләре һәм Казан татарлары хисабына тулылана.

1897 елда Тифлис мөселманнары саны 7 400 кешегә җиткән, әмма ике елдан соң бу сан 6 600 гә, ә 1901 елда 5 900 гә кадәр кимегән.

Тифлистә ике мәчет — сөнни һәм шигый мәчете эшләгән. Кавказ арты (сөнни) мөселманнары дини идарәсе Сурб-Саркис урамындагы 45нче йортта, Кавказ арты (шигый) Диния нәзарәте Суд урамындагы 12нче йортта урнашкан булган.

Тифлистә Воронцов урамындагы 40нчы йортта Тифлис-Кутаис (шигый) губерна мәҗлесе, Тифлис-Кутаис (сөнни) губерна мәҗлесе, Гали тәгълиматын өйрәнүче Тифлис мөселман училищесы һәм Гомәр тәгълиматын өйрәнүче Тифлис мөселман училищесы урнашкан була.

Моннан тыш, төрле мәдәни, иҗтимагый һәм хәйрия оешмалары: Ботаника урамы 2нче йортта Кавказ мөселман хәйрия җәмгыяте, Кавказдагы мөселман хатын-кызлары хәйрия җәмгыяте, Зубалов исемендәге Халык йорты каршындагы мөселман драма җәмгыяте, Воронцов урамы 55нче йортта Фарсы хәйрия җәмгыяте эшләгән[2].

Җәмигъ мәчете тарихы үзгәртү

Тифлис шәһәрендәге бердәнбер сакланып калган мәчет XVIII гасыр башында, 17231735 елларда төрекләр тарафыннан төзелә, әмма тиздән шәһәргә бәреп кергән Иран сәргаскәре, Иран шаһы (1736—1747 елларда) Надир шаһ боерыгы буенча сүтелә. 18461851 елларда бу урында янә Италия архитекторы Джовани Скудиери проекты буенча мәчет төзелә. Бу сөнни мәчетен Казан татарлары төзегән, шуңа күрә мөселманнар аны «казан-татар» дип тә атыйлар. 1895 елда Азәрбайҗанның танылган химаячесе хаҗи Зәйналгабидин Тагиевның(азәр.) (18231924) финанс ярдәме белән, мәчет киңәйтелә һәм икенче каты төзелеп бетә.

Хәсән Терегулов (композитор Гозәир Хаҗибәковның хатыны Мәликәнең әтисе, 18351911) 1889 елда абыйсы Ибраһим белән Тифлистә рус-татар мәктәбен ача. Ул шулай ук Тифлистә Казан татарларының сөнни мәчете белән дә җитәкчелек итә. Ул чорда Кавказдагы рус гаскәрендә Идел буе татарларыннан күп санлы гаскәриләр хезмәт иткән, аларга татар телендә эшләүче мәчет кирәк була. Алардан башка мәчеткә Тифлиснең башлыча сөнниләр булган мөселманнары да йөргән [4].

19361945 елларда шуралар хакимияте мәчетне ябып куя. 1946 елдан мәчеттә намаз уку яңартыла.

1951 елда Кура(рус.) елгасы ярында урнашкан шигый Зәңгәр мәчет җимерелгәннән соң, мөселманнар (шигыйлар да, сөнниләр дә) биш вакыт һәм җомга намазларын мәчеттә бергә укыйлар. 19511996 елларда мәчет эчендәге гыйбадәт бүлмәсе кара пәрдә белән бүленгән була, бер яктан сөнниләр гыйбадәт кылган, икенче яктан — шигыйлар. 1996 елда мәчетнең имам-хатыйбы итеп билгеләнгән Я. Алиев карары белән пәрдәне алалар, һәм хәзер ике агымдагы дин тарафдарлары да Аллаһы Тәгаләгә бергә догалар укыйлар.

Бина үзгәртү

Мәчет бинасы ике катлы, кызыл кирпечтән төзелгән. Архитектурасында да уникальлек күренә, анда ислам архитектурасы үрнәкләре белән бергә неоготик(рус.) элементлар да бар. Мәчетнең түбәсендә бер манарасы бар. Мәчет эче төрле төстәге матур язмалар белән бизәлгән. Бина Тифлиснең тарихи үзәгендә Абанотубани(рус.) кварталында Ботаника урамында Нарикала(рус.) кальгасе белән янәшәдә урнашкан. Мәчет янәшәсендә Тифлиснең тарихи йөзен билгеләүче атаклы Орбелиани мунчалары һәм башка матур тарихи биналар урын алган[5].

Фотогалерея үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Кантариа К. Мечети города Тбилиси // Prometheus. №5. Париж, 2010.

Сылтамалар үзгәртү

  1. Мухсин Нурулла. «Казан-татара»: история забытой татарской мечети в Тбилиси. islam-today.ru, 04.02.2020(рус.)
  2. Хәзерге Грузиянең конфессиональ мозаикасында Ислам. 2020 елның 24 февраль көнендә архивланган. Ислам в СНГ, 18.01.2012 (рус.)
  3. Tbilisi Cümə məscid. zim.az, 7.02.2019 (азәр.)
  4. Развитие религии Ислам в Грузии.(үле сылтама) ahli-beyt.ge, 07.03.2010 (рус.)

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү