Титан (бор. юнанча Τιτάν) — Сатурнның иң зур иярчене, зурлыгы буенча Кояш системасының икенче иярчене (Юпитерның иярчене Ганимедтан соң).

Титан
Сурәт
... хөрмәтенә аталган титан[d]
Масса 134,518 ± 0,003 йоттаграмм[1][2]
Иң югары ноктасы Митрим[d]
Ачучы яки уйлап табучы Христиан Гюйгенс[d][3]
Ачыш датасы 25 март 1655
Ана җисем Сатурн
Апоүзәк 1 257 060 km
Периүзәк 1 186 680 km
Орбита эксцентриты 0,0288
Орбита дәвере 15,945421 ± 1,0E−6 тәүлек
Зур ярымкүчәр 1 221 870 ± 1 km
Альбедо 0,22
Тыгызлык 1,8798 ± 0,0044 кубик смга ... грамм[1]
Радиюс 2574 km
Астрономический символ
Диаграмма сравнения размеров
 Титан Викиҗыентыкта
Титан (сулда, аста), Ай һәм Җир зурлыгы чагыштыруы
Титан өслегендәге ачык метан-этан күлләр. Әлегә Җирдән тыш тик Титанда өслегендәге даими сыек күлләр һәм елгалар табылган

Җирдән һәм Марстан тыш Кояш системасының өслегендәге сыеклык белән бердәнбер җисеме һәм тыгыз атмосфералы бердәнбер иярчене.

Җирдән тыш тик Титанда өслегендәге сыек күлләр һәм елгалар (сыек метаннан тора) табылган. Тереклек булсын өчен сыеклык барлыгы - төп шарты була, шуңа күрә гадәти булмаган тереклек төре булуы фараз ителә.

1655 елда Нидерландлар астрономы Христиан Һюйгенс тарафыннан ачылган.

Титан диаметры — 5152 км, Айга караганда 50% ка зуррак. Тартылу көче Җирнеке җидедән берен тәшкил итә.

Титан өслеге күбесенчә су бозыннан һәм утырма органик матдәдән тора, геологик рәвештә яшь, яссы диярлек.

Титан һавасы күбесенчә азоттан тора, шулай ук метан, этан бар, алар болытлар булдыралар, шул болытлар сыек һәм мөмкин булган каты явым-төшем чыганагы булып торалар.

Титан өслегендә метан-этан күлләр һәм елгалар бар.

Өслегендә басым 1,5 атмосфера (146,7 кПа) тәшкил итә, температура -170—180 °C.

Титан Җирнең башлангыч дәвере белән чагыштырыла, бу иярчендә иң гади тереклек формалары булуы ихтимал, аеруча өслеге астында мөмкин була.

Тикшеренүләр үзгәртү

 
Лигея диңгезе - Титанның зур метан-этан диңгезе (Байкал һәм Ладога күлләреннән зуррак)

1979 елдан Титан актив тикшерелә башлый, 1979 елда «Пионер-11» галәми аппараты Сатурн орбитасына җитә, Титаннан 353 950 км ераклыгында очып уза.

1980 елда «Вояджер-1» аппараты иярченнән 5600 км ераклыгында очып уза.

1997 елда җибәрелгән «Кассини—Гюйгенс» аппараты Титанны тикшерүгә иң зур өлеш кертә. 2004 елдан «Кассини» - Сатурнның беренче ясалма иярчене була, Титан тирәли 21 тапкыр әйләнә, 950 км аралыгына якыная, өслегендә күлләр һәм елгалар төшерә.

2004 елда «Гюйгенс» зонды Титан өслегендә утыра, Айдан тыш ул җайланма - иярчендә утыртылган кеше ясаган беренче аппарат.

Тереклек мөмкинлеге үзгәртү

Сатурн һәм аның иярчене Титан яшәү зонасыннан тыш урнашкан, шуңа күрә югары оешкан тереклек формалары анда мөмкин түгел, ләкин иң гади организмнар булуы ихтимал.

Титанда түбән температура булуга һәм сыек су булмаганга карамастан химик эволюция башлану өчен җитәрлек шартлар бар, чөнки анда сыек метан-этан күлләр, елгалар бар, җитмәсә өслеге астында аммиак яки су океан булуы ихтимал.

Сыек күмерсулар күлләрендә тереклек хасил була ала. Тере организмнар биологик процессларында этан һәм метан эреткеч буларак кулланыла ала.

2010 елда НАСА галимнәре Титанда мөмкин тереклекнең гади формалары булуын белдерә, астробиолог Крис Маккей фаразы буенча Титандагы организмнар су һәм әче тудыргыч урынына метан һәм су тудыргыч кулланалар.

Бу фаразы буенча Титандагы организмнар газлы су тудыргыч һәм ацетилен "ашыйлар", тереклек эшчәнлеге нәтиҗәсендә метан чыгарыла. Шуңа күрә Титан өслеге янында су тудыргыч һәм ацетилен җитмәве күзәтелергә тиеш, нәкъ шушы факт табылган, өслеге янында су тудыргыч кайдадыр юкка чыга, организмнар тарафыннан су тудыргыч үзләштерү бик ихтимал. Ул Титандагы тереклек барлыгы туры булмаган дәлиле.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү