Титанобоа - үлгән еланнарның берсе. Аның зурлыгы 13 метрга кадәр җитә,шул ук вакытта хәзерге дөньядагы иң зур елан - челтәрсыман питонның озынлыгы 7 метрга гына җитәргә мөмкин, ә Титанобоаның авырлыгы 1 тоннадан артык. Тик җылы климат аркасында гына бу җан иясе шундый зурлыкларга ирешә алган!

Бу елан Көньяк Америкада Колумбия территориясендә 58 миллион - 60 миллион еллар элек яшәгән. Скелетның төзелеше буенча,галимнәр Титанобоаның якын кардәшен табалар,ул удав еланы була. Титанобоа агулы елан түгел,әмма үзенең зур тешләре белән крокодилны кабып йота,яки аны буып үтерә алган.

Титанобоа бары тик балыклар белән генә туклана, ләкин кайвакыт бик ашайсы килгәндә,ул зур ташбаканы ашый алган була. Бу елан акылга сыймаслык хәрәкәтләнә һәм теләсә нинди куркынычтан кача алган. Аның тизлеге 20 км/сәгатькә кадәр җиткән. Атака вакытында Титанобоа анаконда һәм удав кебек үк алымнар белән эш иткән.

Динозаврлар үлеп беткәннән соң, галимнәр әйтмешли, бу елан планетадагы бөтен тереклек өчен иң төп куркыныч була.Әгәр Мегалодон белән Титанобоа очрашсалар, Мегалодон һичшиксез җиңәр иде.Беренчедән,Мегалодонның зурлыгы һәм авырлыгы Титанобоаныкына караганда,берничә тапкырга зуррак.Ләкин,Титанобоаның сугышчан сәләтләре һәм акылга сыймаслык хәрәкәтләнүе яхшырак.Әмма,Мегалодонның казналыгы күпкә көчлерәк,һәм аның 250 тешләре 5 рәткә урнашкан.Шулай иттереп,Мегалодон Титанобоаны җиңәр иде.

Культурада : үзгәртү

  • Титанобоа «Портал юрского периода: Новый мир» фантастик сериалының икенче сериясендә күренә.
  • Рика Янсиның "Ступени, ведущие в бездну" романында сюжет титанобоа - табылган бердәнбер тере экземпляр тирәсендә бара.
  • 2011 елда Чарли Бринсон һәм аның командасы титанобоаның 10 метрлы гамәлдәге механик моделен булдырганнар.

(Мәкаләдәге мәгълүмат : https://ru.wikipedia.org/wiki/Титанобоа сайтыннан алынган)