Тимур Акулов, Тимур Юрий улы Акулов (рус. Тимур Юрьевич Акулов, 1953 елның 25 апреле, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Үзбәкстан ССР, Ташкәнт өлкәсе, Яңыюл2018 елның 2 мае, РФ, ТР, Казан) — ТР һәм РФ сәясәтчесе, Татарстан президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе (1991-1995), тышкы элемтәләр департаменты мөдире (1995-20181), VI чакырылыш РФ Дәүләт думасы депутаты (2012-2018).

Тимур Акулов
Туган телдә исем рус. Тимур Юрьевич Акулов
Туган 25 апрель 1953(1953-04-25)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Үзбәкстан ССР, Яңыюл
Үлгән 2 май 2018(2018-05-02) (65 яшь)
РФ, Казан
Яшәгән урын Чехов урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университеты
Һөнәре тарихчы, сәясәтче
Балалар ике улы
Бүләк һәм премияләре Хөрмәт ордены (РФ)

 Тимур Акулов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1953 елның 25 апрелендә Үзбәкстан ССРның Ташкәнт өлкәсе Яңыюл шәһәрендә туа. 1970 елда Үзбәк ССР Ташкәнт өлкәсе Яңыюл районында күмәк хуҗалыкта эшли башлый. Совет Армиясендә хәрби хезмәт үтә. Ленинградның С. Орджоникидзе исемендәге Балтика заводында слесарь-монтажлаучы булып эшли. «Көнчыгышны өйрәнүче — тарихчы» белгечлеге буенча Ленинград дәүләт университетының көнчыгыш факультетын тәмамлаган (1979). Гарәп, инглиз, үзбәк телләрен камил белә.

1979-1982 елларда Йәмәндә хәрби тәрҗемәче. 1982 елда фәнни китапханә хезмәткәре. 1983-1991 елларда Казан дәүләт университеты ассистенты. 1988-1991 елларда Йәмәннең Гәден шәһәрендә социаль фәннәр институтында укыта.

1991 елдан Татарстан президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе. 1994 елдан Татарстан президенты каршында халыкара мәсьәләләр буенча Баш киңәшче. 1995 елдан ТР президентының тышкы элемтәләр департаменты мөдире — ТР президенты каршында халыкара мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе. 2010 елдан ТР президентының тышкы элемтәләр департаменты мөдире — ТР президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, 2011 елның мартыннан ТР президенты ярдәмчесе.

2012 елның 29 июненнән VI чакырылыш РФ Дәүләт думасы депутаты[2].

1995-1996 елларда Әфганстанда Кандаһар шәһәрендә талиблар тарафыннан әсир итеп алынган Татарстан очучыларын азат итү турында сөйләшүләр алып бара.

2018 елның 2 маенда 66нчы яшендә Казанда вафат[3]. Казанның Иске татар бистәсе зиратында җирләнде.


  Тимур Юрий улы — Татарстан тышкы элемтәләренең бөтен структурасын нигезләүче[4]
Минтимер Шәймиев,
ТР Дәүләт киңәшчесе
 

Гаилә хәле үзгәртү

Ике улы. Өлкән улы, өйләнгән, ике баласы бар, кече улы Надир Акулов, 2011 елга кадәр РФнең Төрекмәнстандагы сәүдә вәкиллеге каршындагы Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиллеге башлыгының урынбасары[5]

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү