Тимер юл транспорты

Тимер юл транспорты — йөкләрне һәм пассажирларны тәгәрмәчле транспорт чаралары белән рельс юллары буенча йөртүче җир өсте транспорты төре.

Тимер юл транспорты
Сурәт
Код МСОК 4 491
 Тимер юл транспорты Викиҗыентыкта
Буыннар очрашуы. 1976
Бөтендөнья тимер юл челтәре

Кулланылышы үзгәртү

Күп кенә илләрдә транспортның барлык төрләре арасында тимер юл транспорты төп урынны алып тора, бу аның универсальлеге белән аңлатыла: икътисадның барлык тармакларына хезмәт күрсәтү һәм халыкның барлык климат зоналарында да диярлек пассажирлар йөртүгә булган ихтыяҗын канәгатьләндерү мөмкинлеге бирә.

Тимер юл транспортының төп өстенлекләре: күпләп йөк ташу сәләте; зур араларга массакүләм йөк ташу нәтиҗәлелеге; чагыштырмача зур тизлек; ышанычлылык һәм иминлек; ташуларның үзкыйммәте түбән; башка төр транспортка караганда әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы азрак[1].

Һәр илдә тимер юл транспорты өлеше икътисадый-географик, демографик һәм башка факторларны исәпкә алып барлыкка килә.

Тарихы үзгәртү

Кеше йөкне үзе тарткан борынгы тимер юллар б. э. кадәр VI гасырга карый; аның уйлап табучысы булып җиде акыл иясенең берсе Периандр санала. Тимер юллар Бөекбританиядә XVIII һәм XIX гасырларда мөһим энергия чыганагы булган пар машинасын уйлап табудан соң чәчәк ата.

1880 нче елларда беренче электр поездлары, шулай ук трамвай һәм тоннель барлыкка килә. 1940-нчы еллардан башлап, күпчелек илләрдә электрлашмаган тимер юллар паровозларны дизель- электр белән алыштыра башлыйлар, бу процесс 2000-нче елда тәмамлана диярлек. 1960-нчы елларда Япониядә һәм башка берничә илдә электрлаштырылган югары тизлекле тимер юллар барлыкка килде.

 
Дизель локомотивы (сулда) һәм электр локомотивы (уңда).

Тимер юл транспортының үсеше, төшүе һәм торгызылу тарихын кулланылган энергия белән билгеләнгән берничә чорга бүлеп була.

Тимердән ясалган беренче юл, агач рельслар өстендә чуен түшәм рәвешендә, 1768 елда салынган. Бу яңалык төрле колея үлчәүләренә мөмкинлек бирә. 1790-нчы елларда Бөек Британиядә тулы тимер рельслар барлыкка килә башлады. 1788 елда Петрозаводск шәһәрендә Россиянең беренче тимер юлы булган «Чуен тәгәрмәчле юлүткәргече»төзелә.

 
Усть-Катав шәһәре янындагы Себер аръягы тимер юлында башкорт стрелка күчерүчесе, С.М. Прокудин-Горский фотосы, 1910

Россия Федерациясендә аның киң территориясе һәм табигый үзенчәлекләре, эшкәртү предприятиеләреннән чимал базасы ерак булган тимер юл транспорты транспорт системасының нигезен тәшкил итә. Барлык транспорт төрләренең (торба үткәргеченнән башка) йөк әйләнешенең 80% тан артыгын, ерак һәм шәһәр яны поездларында гомуми файдаланудагы транспортның пассажирлар әйләнешенең 40% тан артыграгын тимер юл бирә.

Россия тимер юллары — иң зур, яхшы үсеш алган, динамик һәм нәтиҗәле эшләп килүче система. Илнең тимер юл челтәре 85 мең км дан артык озынлыкка ия [2]

Әдәбият үзгәртү


Искәрмәләр үзгәртү

  1. Согласно этим данным 2010 елның 11 октябрь көнендә архивланган., железные дороги безопаснее как по помильному, так и по почасовому показателю, в то время как авиация является безопасной только по первому показателю
  2. ОАО «РЖД» сегодня, archived from the original on 2020-09-09, retrieved 2020-08-17 

Сылтамалар үзгәртү