Тимер кеше (фильм)

2008 елның фильмы

«Тимер кеше» (ингл. «Iron Man») — Marvel ширкәтенең комиксларындагы «Тимер кеше» дигән персонажының маҗаралары турында сөйләй торган, 2008 елның гыйльми-фантастик атыш-чабыш фильмы.

Тимер кеше
ингл. Iron Man
Жанр атышлы-чабышлы фильм[d][1][2][3][…], фәнни-фантастик фильм[d][3][4][2][…], маҗаралы фильм[d][3][4][2][…] һәм супербатырлар турындагы фильм[d]
Режиссёр Җон Фавро
Продюсер Ави Арад
Кевин Файги
Сценаричы Марк Фергус
Һоук Остби
Артур Маркам
Мэтт Һолловэй
Баш ролләрдә Роберт Дауни-кече
Гвинет Пәлтроу
Терренс Һовард
Җефф Бриҗес
Оператор Мэтью Либатик
Монтажчы Дән Лебентал[d]
Көйязар Рамин Җавәди
Киноширкәт Җитештерү:
Marvel Studios[d][5] һәм Paramount Pictures[d]
Дистрибьюция:
Paramount Pictures[d][5], Disney+[d] һәм Walt Disney Studios Motion Pictures[d]
Нәрсәгә
нигезләнгән
Iron Man[d]
Озынлык 130 мин
Бюджет 140 млн $[6]
Җыемнар 585 174 222 $ [6]
Ил АКШ АКШ
Тел инглизчә
Дөнья күрү 2 май 2008[7][8][9] (Америка Кушма Штатлары),
Киләсе
фильм
Тимер кеше 2
(Тимер кеше трилогиенда)
Искиткеч Һалк
(МКГ вакыт сызыгында)
IMDb ID 0371746
Рәсми сайт

Җон Фавро идарәчелеге астында Marvel Studios киноширкәте белән төшерелгән фильм. Баш ролендәге персонажны — әсирлектән качу өчен экзоскелет ясаучы, һәм соңрак Тимер кеше исемле супербатыр булып йөргән сәнәгаче һәм даһи уйлап табучы — Тони Старкны, Роберт Дауни-кече башкарды. Шулай ук фильмда Гвинет Пәлтроу, Терренс Һовард, Җефф Бриҗес, Лесли Бибб, Шон Тоуб, Фаран Таһир, Кларк Грегг, Пол Беттани һәм Тим Гини башкардылар.

Фильм 1990-нче еллардан Universal Studios, 20th Century Fox һәм New Line Cinema ширкәтләре белән төшерүгә әзерләнде, ә 2006 елда Marvel Studios төшерү өчен хокукларын сатып алды. Marvel өчен бу беренче тулысынча финанс буенча мөстәкыйль рәвештә башкарылган проект булды. Төшерү башлыгы буларак, Фавро, «Тимер кеше» фильмы башка супербатырлар турындагы фильмнардан аерылып торсын өчен, аны беренче чираттан Калифорниядә төшерергә карар кабул итте, чөнки күп төрле супербатырлар фильмнары Нью-Йоркта төшерелә. Төшерү вакытында актерлар иркенләп үзләренең ике яклы әңгәмәләрен үзгәртә алалар иде, чөнки барлык игътибар фильмның сюжетында юнәлдерелгән иде. Стэнли Уинстон ясаган резинлы һәм металлы корыч тышчаларга, компьютер графигы өстәлде.

Тамашачылар белән фильм бик яхшы кабул ителде, һәм алар аерып Роберт Даунинең актерлык уенын мактадылар[10]. Америк киносәнгать институты «Тимер кеше» фильмын 2008 елның 10 иң яхшы фильмнары арасына кертте. 2010 елның 7 маенда чыккан «Тимер кеше 2» дигән сиквелда Дауни, Фавро һәм Пәлтроу тагын да катнаштылар. Шулай ук Роберт Дауни «Искиткеч Һалк» фантастик атыш-чабыш фильмында Тони Старк ролен очраклы рәвештә башкарды. Америк киноширкәтләр берләшмәсе бу фильмга, гыйльми-фантастик тайпылышы һәм золым күренеше аркасында, PG-13 рейтингын (13 яшь тулмаган балаларга әти-әниләре белән генә карарга) бирде. «Тимер кеше» фильмы Marvel Studios ясаган киногаләмгә башлангыч бирде.

Эчтәлеге үзгәртү

Миллиардер-коралчы, сәләтле уйлап табучы, плейбой һәм филантроп Тони Старк гомере буе, америк гаскәре ихтыяҗы өчен төрле кораллар һәм җиһазлар ясап, азапсыз диярлек тормыш алып барган. Үзенең дусты — асполковник Җеймс Роудс белән Тони яңа чыгаруларын күрсәтер өчен Әфганстанга бара. Старк үзенең яңа коралына — «Иериһон» ракетасына — чираттагы күрсәтмә уздырганнан соң, Тони Старкны йөртә торган конвойга «Ун балдаклар» дигән террорчылар оешмасы һөҗүм ясады. Конвойга һөҗүм ителгән вакытта Старк авыр итеп җәрәхәтләнә: аның күкрәгенә, үзенең ширкәте ясап чыгарган снарядыннан, кыйпылчыклар эләгә. Террорчылар Тони Старкны тоткын итеп алалар. Икенче тоткын — Һо Инсен исемле галим ярдәме белән, зур кыйпылчыклардан котылып була, әмма нык вакларынан булмый, шулай итеп алар Тонинең йөрәгенә ургылалар һәм эләгә алалар. Һо Инсен, вак кыйпылчыкларны йөрәккә җибәрмичә тартып тора торган, аккумуляторга тоташкан электромагнитны, Тонинең күкрәгенә урнаштыра, һәм шулай итеп аның гомерен коткара. Террорчылар, азатлыкка алмашу хакына, Тонидән «Иериһон» ракетасын җыеп бирүен таләп итәләр.

Террорчылар болай гына аларны җибәрмәячәкне аңлап, террорчыларны алдап, алар ракета урынына әсирлектән качыр өчен корыч тышчалы экзоскелет ясый башлыйлар. Шушы экзоскелетны ясаган вакытта Старк, әтисенең эшләре буенча, суык термотөш синтезында оештырылган, кечкенә реактор ясый. Ул арзан, әмма бик көчле энергия чыганагы булып чыга. Шушы реактор экзоскелетнең «йөрәге» була, һәм Старкның күкрәгенә урнаштырылган электромагнитны тукландырып тора торган аккумуляторны алмаштыра. Мөмкинлек белән файдаланып, Тони, экзоскелетны киеп, ерып чыгарга тырышып, сугыша башларга җыена. Террорчыларга каршы, алардан игътибарны читкә юнәлдерү һәм Старк өчен вакыт оту максатына (экзоскелетнең програм тәэминате йөкләп җитешсен өчен), атыша-атыша чыгып, Инсен үзе белән корбан итә. Террорчылардагы кораллар Тонинең ширкәте белән ясалган булып чыгуы аптрата аны. Үзенең гаеплелеген һәм аңламауын сизеп, Тони террорчыларның барлык коралларын юк итә башлый.

Качып иреккә эләккәч, ул туган ягына кайта, һәм пресс-конференцияда барлык гаскәри җитештерүне (аның өчен гаепсез кешеләр үлә дип) туктатуын игълан итә. Бу гариза, аның әтисенең дустына һәм иптәшенә — Обадайа Стейнга, ошап җитми. Тони нәрсәдер ниятләнә дип, Стейн шикләнә башлый. К.А.Л.К.А.Н. агенты Фил Колсон пресс-конференцияда, Старкның ярдәмчесе Пеппер Поттс белән очрашу турында килешә. Шушы вакытта, үзенең Җарвис дигән ясалма интеллекты ярдәме белән, Тони Старк технологиклырак һәм компьютерлаштырылганырак хәрби кием (Марк II) ясый башлый. Шулай ук ул үзенә яңа реактор ясый, чөнки беренчесе «яраксыз хәлгә килә». Иске реактордан Тони котылырга уйлый, әмма Пеппер, аны саклап калырга була, чөнки ул реактор аның башлыгын үлемнән коткарды.

Тони яңа ясаган киемен сынап карый, әмма ул бозлану аркасында һавага югары күтәрелергә мөмкинлек бирми. Алай булгач Старк титан һәм алтын эретмәсеннән яңа кием (Марк III) җыя башлый.

Тони Җарвиска яңа киемне җыярга боерык бирә дә, үзе янгын сүндерүчеләр гаиләләренә ярдәм итәр өчен оештырылган кичәгә (кайда аны «онытканнар» чакырырга) килә. Анда ул «Старк Индастриснең» коралларын террорчыларга һаман да кемдер тапшыра икәнен ачыклый. Шулай ук нәкъ Обадайа аны ширкәтнең директоры постыннан чыгаруны ниятләгәнен белә.

Шул вакытны террорчылар чүлдә, Тонигә качарга ярдәм иткән, инде таралып-ватылып беткән Старкның иске экзоскелетын табалар. Алар аны калган Старкның сызымнары буенча җыялар. Террорчылар Обадайа белән алмашу турында килешергә ниятләнәләр: экзоскелет урынына киләчәктә ул хәрби киемнең камилләшкәнерәк моделен бирергә тиеш була. Парализатор ярдәме белән Обадайа аларны алдый да һәм экзоскелетны урлый. Шушы модельнең нигезендә, Обадайа үзенең юрамасын ясый. Әмма аның иң яхшы галимнәре дә Старкныкы кебек кечкенә реакторны яңадан барлыкка китерә алмыйлар. Ул реакторсыз экзоскелетны эшләтеп җибәреп булмый, чөнки бер нинди аккумуляторның аны эшләтергә энергиясы җитми.

Әфганстандагы Гөлмирә шәһәрендә (Инсеннең туган шәһәре) торучы халыктан «Ун балдаклар» Старк ясаган кораллар ярдәме белән үч алуын Тони телевизордан күрә. Террорчыларны зарарсызландыру өчен ул Әфганстанга хәрби киемендә очып китә. Нәтиҗә буларак ул террорчыларның башлыкларының берсен туктатып шушындагы яшәүчеләрне коткара. Кире кайтканда АКШ-ның хәрби-һава көчләренең ике очкычы (F-22 Raptor) Тимер кешене куып бара башлыйлар. Шул очракта, Тони, Тимер кеше булуын Роудигә ачып бирә. Әмма хәлне бу коткармый, һәм кугын дәвам итә. Көтмәгәндә Тони хәрби киеме белән ялгыш бер очкычның канатын бәрелеп җимерә. Пилоты сикереп өлгерә, әмма аның парашюты ачылмый. Ләкин аны Тони коткара.

«Старк Индастрис» коралларын кем террорчыларга сата микәнен ачыкларга Тони үтенеп Пепперга бирем ясый. Ширкәт офисында Пеппер Обадайаның компьютерын актарып, Обадайаның Тонине урлауга катнашканын һәм урлау өчен түләгәнен ачыклый. Пеппер, дәлилләрне күчереп, Тонинең качуы шартлары турында фикер алышуын теләгән, агент Колсонга тапшыра.

Обадайа, Тонинең йортына килеп, һаман да шул ук җайланма белән аңа паралич суктыра да, Тонине үлергә калдырып, рекаторны урлый. Әмма Тонине, Пеппер саклап калган, иске реактор коткара. Пеппер К.А.Л.К.А.Н. агентлары белән Обадайаны кулга алмакчылар. Шушы иске реакторны, костюмы белән бергә киеп, Тони Пепперны коткарырга китә. Экзоскелет кигән Обадайа Стейн белән Тони Старк сугыша башлыйлар. Юл уртасындагы озакка сузылган сугышудан соң алар икеседә һавага таба ургылалар. Әмма зур биеклектә бозлану аркасында Стейнның киеменең барлык системнары эшләми башлый, ә Старкның реакторында тиз итеп энергиясы бетеп килә. Зур реактор урнашкан бинаның түбәсендә Обадайа Старкны үтерергә тырыша. Шул ук вакытта Пеппер, Тони таләп итүе буенча, реакторның барлык йөкләнешләрен бөтен көченә кабыза да һәм төшерә торган япкычын ача, шулай итеп куәтле электромагнитлы импульс ясый. Обадайа Стенны шушы импульс үтерә, ә Старкны куркынычсыз ераклыкка алып ташлый.

Киләсе иртә яңа батырга гәҗитләр инде кушамат бирәләр: «Тимер кеше». Агент Колсон Тонигә һәм Пепперга пресса өчен Старкның юлдагы һәм зур реактор урнашкан бинаның түбәсендәге вакыйгаларга катнашмаганын дәлилләй торган документлар тапшыра. Шушы документлар буенча имеш Старк үзенең яхтасында кунаклар белән бергә вакытны уздырган, ә «Тимер кеше» бөтенләй Тони Старкның шәхси сакчысы диелгән. Пресс-релизда Старк башта юлдагы һәм түбәдәге вакыйгаларга үзенең катнашуын инкяр итә, әмма соңыннан берсе дә көтмәгәндә «Мин — Тимер кеше» дип әйтә.

Титырлар беткәч күрсәтелә, ничек К.А.Л.К.А.Н.-ның директоры — Ник Фьюри, Тони Старк өенә килеп, аның белән «Үч алучылар» дигән супербатырлар төркемен ясау програмы турында фикер алышырга тәкъдим итә.

Актёрлары үзгәртү

Актёр Роле
Роберт Дауни-кече Тони Старк / Тимер кеше Тони Старк / Тимер кеше
Терренс Һовард Җеймс «Роуди» Роудс асполковник Җеймс «Роуди» Роудс
Җефф Бриҗес Обадайа Стейн / Тимерле сатучы Обадайа Стейн / Тимерле сатучы
Гвинет Пәлтроу Вирджиния «Пеппер» Поттс Вирджиния «Пеппер» Поттс
Лесли Бибб Кристин Эверһарт Кристин Эверһарт
Шон Тоуб Инсен Инсен
Фаран Таһир Рәза Рәза
Кларк Грегг[11] Фил Колсон агент Фил Колсон
Сәет Бадрия Абу Бакаар Абу Бакаар
Җон Фавро Һәппи Һоган Һәппи Һоган
Тим Гини Аллен майор Аллен
Актёр Роле
Пол Беттани Җ.А.Р.В.И.С. Җ.А.Р.В.И.С. (тавыш)
Билл Смитрович Гэбриел генерал Гэбриел
Питер Биллингсли Уильям Гинтер Рива Уильям Гинтер Рива
Уилл Лиман бүләкләү тәкәллефендәге сөйләүче
Том Морелло[12] каравылчы
Җерард Сәндерс Һовард Старк Һовард Старк
Җим Крамер[13] үзенең ролендә
Мира Симхан рипартүр
Җеймс Бети CAOC-ның һәрьяклап тикшерүчесе
Сәмүэл Лерой Джексон Ник Фьюри Ник Фьюри
Стән Ли[14] кәмео


Бүләкләре үзгәртү

Бүләкләре үзгәртү

  • 2008: «MTV Movie Awards» премиясе — Агымдагы сезонның (тәгәрәтүгә чыкканнардан) иң яхшы җәйге фильмы

Атауга чыгарулары үзгәртү

  • 2009: «Оскар» премиясенә
    • Иң яхшы тавыш монтажы өчен
    • Иң яхшы визуаль эффектлары өчен
  • 2009: BAFTA премиясенә
    • Иң яхшы визуаль эффектлары өчен
  • 2008: «MTV Movie Awards» премиясенә

Дәвамнәре үзгәртү

«Тимер кеше 2» дигән сиквел 2010 елның 7 маенда чыкты. Режиссёры һәм баш ролен башкаручы үзгәрмәделәр, ә менә сценарийчы Җастин Теру булды. Шулай ук асполковник Роудсның ролен башкарган Терренс Һовардны Дон Чидл алмаштырды. Башка персонажларны шул ук актерлар уйнадылар.

«Тимер кеше 3» 2013 елның 24 апрелендә чыкты. Анда Старк, үзенең төп дошманы — Мандарин белән сугышты[15].

Кастинг үзгәртү

Старк роленә Николас Кейҗ һәм Том Круз каралдылар[16].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.nytimes.com/2008/05/02/movies/02iron.html?_r=0
  2. 2,0 2,1 2,2 http://www.nytimes.com/2008/05/02/movies/02iron.html
  3. 3,0 3,1 3,2 http://www.imdb.com/title/tt0371746/
  4. 4,0 4,1 http://www.filmaffinity.com/en/film201496.html
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 Kit B. Marvel Studios outlines slew of superhero titles // The Hollywood Reporter / J. MinLA: Penske Media Corporation, 2006. — ISSN 0018-3660
  6. 6,0 6,1 Iron Man (2008). Box Office Mojo. әлеге чыганактан 2012-03-12 архивланды. 2009-07-01 тикшерелгән.
  7. Watch Iron Man Take to the Sky (8 апрель 2008).
  8. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  9. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  10. Обзор Железного человека. Rotten Tomatoes. IGN Entertainment, Inc. 2008-06-26 тикшерелгән.
  11. Bloom, Julie. Clark Gregg, The New York Times. 8 май 2008 тикшерелде.
  12. Rage against the machine. Guitarist Faces Iron Man. Roadrunner Records (2008-05-06). әлеге чыганактан 2012-03-12 архивланды. 2008-05-08 тикшерелгән.
  13. Dellaverson, Carlo (2008-05-02). Cramer In Iron Man. CNBC. әлеге чыганактан 2012-03-12 архивланды. 2008-05-08 тикшерелгән.
  14. Goldman, Eric. Stan Lee's Further Superhero Adventures, IGN, News Corporation (2007-05-04), бит  3. 14 май 2007 тикшерелде.
  15. «Железный Человек 3». Шейн Блэк о Мандарине. geekcity.ru. әлеге чыганактан 2013-04-29 архивланды. 2013-04-28 тикшерелгән.
  16. Alan Kistler (2011-04-10). IRON MAN Annotations - Looking Back at Marvel's First. Newsarama. әлеге чыганактан 2012-10-23 архивланды. 2012-10-16 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү