Террор – ул кешелеккә карата эшләнгән җинаять. Нәтиҗәсендә бер гаепсез кешеләр зарар күрер. Максаты – кешеләрне үтереп һәм имгәтеп, җәмгыять эчендә курку тудыру, һәм бу газап һәм куркуны кулланып, төрле вәхши сәяси максатларга ирешү.

Террор

Бу көнгә кадәр төрле идеологияләр террор ысулларын кулланганнар:

Француз инкыйлабын тормышка ашырган Якобинчылар меңнәрчә кешене гильятин аша үткәреп “Бөек террор чоры” белән терроризм төшенчәсен иң беренче буларак кулландылар.

АКШта барлыкка килгән кавемче Ку Клукс Клан оешмасы 1870ләрдән алып бик күп гаепсез кешене бары тик кара тәнле булганнары өчен мәрхәмәтсез рәвештә газаплады һәм үтерде.

Кавемче террор 1930ларда фашист Алманиясендә дәүләт сәясәте хәленә килде. Фашистлар үзләренә каршы булган һәркемгә карата канлы террор алымнарын кулланды.

Шул ук елларда, бер башка идеология дә дәүләт террорын куллана иде. Ленин чорында, Октябрь инкыйлабыннан соң башланган Россия ватандашлар сугышы вакытында Кызыл террор сәясәте алып барыла. Сталин тарафыннан канлы режим аркылы юнәтелгән Советлар Берлегендә якынча кырык миллион кеше бары тик коммунист идеологиягә каршы булганлыкларыннан үтерелде.

«Сул» террор 1960ларда исә Аурупада уртага чыкты. Дәүләткә дошман булучы коммунист оешмалар кан түгә башладылар. Италиядә Кызыл Бригадалар, Алманиядә Кызыл Гаскәр төркеме күп тапкырлар шартлауларны, кораллы һөҗүмнәрне һәм җинаятьләрне тормышка ашырды.

«Сул» террорның бүлүчелеккә таянган сәяси максатлар өчен берләшүе тагын да канлы террор оешмаларын тудырды. Испаниядә уртага чыккан ЭТА оешмасы, яки Төркиядә барлыкка килгән һәм 30 мең кешене рәхимсез рәвештә үтергән ПКК коммунист һәм бүлүче террорчыл оешмаларның иң канлылары.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү