Терракота гаскәре

Терракота гаскәре яки яндырылган балчыктан ясалган гаскәр (кытайча 兵馬俑, пиньинь: bīngmǎ yǒng, терра - балчык, кота - яндырылган) - Кытайның Сиән шәһәрендә урнашкан император Цинь Шихуанди төрбәсе янында күмелгән терракотадан (яндырылган балчыктан) ясалган тулы зурлыгындагы 8099 Кытай гаскәрие һәм аларның атларының сыннары.

Терракота гаскәре
Цин династиясенең
беренче императорының төрбәсе
кытайча 兵馬俑
Урнашуы Кытай, Сиән
Объект төре Мәдәни
Нигезләнгән БЭК 209
ЮНЕСКО мирасы 1987 елдан
Балчык гаскәри ат белән

Тарих үзгәртү

БЭК 210-209 елларда Цин династиясенең беренче императоры Цинь Шихуанди белән терракота сыннары җирләнгән булган. Әлеге император бөтен Кытайны берләштергән һәм Бөек Кытай диварының барлык өлешләрен тоташтырган.

БЭК 246 елда тәхеткә утыргач, 13 яшьлек Ин Җән (киләчәк Цинь Шихуанди) үз төрбәсен төзи башлаган.

Төрбәне төзелештә 700 мең артык эшче һәм һөнәрче катнашкан һәм төзү 38 елга сузылган. Тышкы диварының периметры 6 км тәшкил итә.

Төрле бәяләр буенча гаскәриләр сыннарыннан тыш Цин императоры якынча 70 мең эшче һәм аларның гаиләсе белән җирләнгән.

Табылу үзгәртү

1974 елда Кытай крестьяннары Лишән тавы янында артезиан чишмәне бораулаганда әлеге сыннарны тапканнар.

1978-1984 елларда казылмаларның беренче этабы, 1985-1986 елларда - икенче этабы уза, 2009 елда өченче этабы башланды.

Тасвир үзгәртү

Балчык гаскәриләр сугышчан сафка төзелгән һәм императорның төрбәсеннән 1,5 км көнчыгышкарак параллель төрбәләрдә күмелгән.

Лишән тавы - Цин императорының ясалма некрополе. Күп кенә кыйммәтле әйберләр император белән җирләнгән булган.

Шулай ук императорның 48 тереләй кәнизәге аның белән җирләнгән.

Якынча 8 мең җәяүле гаскәри, укчы, җайдак сыннары җир астында яшерелгән булган.

Терракота гаскәриләре Кытайның төрле төбәкләрендә ясалган булган, шуны Кытай фәннәр академиясе исбатлаган.

Гаскәриләрнең бар сыннары бер-берсенә охшаш булмый. Һәр сыны уникаль, үзенчәлекле кыяфәтенә ия.

Баштарак балчык гаскәриләрдә чын корал булган, ләкин Шихуанди үлгәннән соң, илдә чуалыш башланган һәм фетнәчеләр төрбәне ачып, бронза аналогына алмаштырып, чын коралны алганннар.

Әһәмияте үзгәртү

1987 елда Терракота гаскәре ЮНЕСКО Бөтендөнья Мирас исемлегенә кертелгән, анда ул Кытайның беренче объекты булып тора.

Кытайга килүче барлык ил җитәкчеләре Балчык гаскәрне карарга киләләр: Рейган, Елизавета II, Билл, Һиллари Клинтон, Владимир Путин һ.б.

Күренешләре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү