Терракота (итал. terra — җир, балчык һәм cotta — яндырылган) — төсле балчыктан корулы көпшәк төзелешле керамик әйберләр. Көнкүрештә һәм төзелештә кулланыла. Терракотадан савыт-саба, ваза, сын, уенчыклар, кәсә, кирпеч, кафел, чирәп, архитектура элементларын ясыйлар. Терракота, яндырылгач бөртекле яки ялтыравык төс ала торган, балчыкның масхус сортларыннан ясыйлар. Төсе куе-көрән, кызыл-көрән, аксыл саргылт булырга мөмкин.

Терракота барлык неолит мәдәниятендә таралган булган. Борынгы Греция, Этрусклар, Борынгы Кытай, Борынгы Һинд һәм Борынгы Америкада саркофаглар, статуялар, борынгы архитектура элементларын терракотадан ясаганнар.

Кытайда табылган Цинь династиясенең Терракотадан ясалган армиясе бу мәдәниятнең ачык мисалы.