Истилах[4][5] (гарәп. إصْطِلاَحٌ اتٌ‎ — условность, общая договоренность) яки Те́рмин (лат. terminus — чик) — фән, техника, технология, сәнгать яки кешеләрнең башка эшчәнлек тармакларының берсендә очраган төшенчәне билгеләгән сүз, сүзтезмә яки башка символлар берлеге.[6][7]

Термин
ингл. term[1][2][3]
Кайда өйрәнелә терминология[d]

Термин ролен уйнаучы сүзләр һәм сүзтезмәләрнең мәгънәләре кулланылыш контекстына карап шул ук сүзләрнең башка контекстта яки көндәлек тормышында ташыган мәгънәләреннән аерыла.[8]

Кулланылыш үзгәртү

Мәсъәлән, 21 гасырда яшәүче Владимир Ленин исемле ир кеше билгеле революционер Владимир Ленин белән бер сүз тамгасы исем ташыса да (термин белән билгеләнсә дә), аерым бер шәхес була һәм аларны бутамау хәерле.

Югары уку йортында белем алучы һәм белем икътисадының мәгълүмат тармагында эш итүчеакыл хезмәте ияләре терминологияне дөрес кулланмыйча уңышка ирешә алмыйлар. Кулланылыш уңайлылыгы өчен озын сүзтезмә белән билгеләнгән терминнар еш аббревиация юлы белән кыскартыла ала.

Белемнең бер өлкәсендә башка төшенчәләрне билгеләү өчен кулланылган минималь терминнар җыелмасына төп терминология диелә.[9]

Татар телендә кулланылыш тарихы үзгәртү

Татар әдәбиятында терминнар элек-электән кулланылып килгән. Ләкин, термин урынына гарәпчә “истилах” дигән сүз йөргән. Аның төп мәгънәсе – килешү, сөйләшү, солых төзү. Егерменче елларда “истилах” искереп төшеп кала, аның урынына “атама” сүзе кулланыла башлый. Утызынчы елларда термин сүзе кулланылышка керә.[10]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://www.merriam-webster.com/dictionary/term
  2. https://www.ahdictionary.com/word/search.html?q=term
  3. https://www.oxfordlearnersdictionaries.com/us/definition/english/term_1
  4. ...Халык Мәгариф Комиссариатының Гыйльми үзәк каршында оешкан истилах комиссиясенең эше..., archived from the original on 2014-09-11, retrieved 2013-08-10 
  5. Истыйлах, archived from the original on 2014-05-17, retrieved 2013-08-10 
  6. en:Definition(ингл.)
  7. Лопатин В. В., Лопатина Л. Е."Русский толковый словарь : около 35 000 слов". 4-е изд, Библиотека словарей русского языка. Москва, изд-во Русский язык, 1997 г. 832 с. isbn=5-200-02420-X. тираж=15 000
  8. en:Terminology(ингл.)
  9. en:Glossary(ингл.)
  10. Сәләхова Филия Фәрәхетдин кызы: Татар телендә әдәбият терминнары(үле сылтама)

Сылтамалар үзгәртү