Терабайт

мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге

Терабайт (күрсәтелә: Тбайт, Тб; халыкара: Tbyte, TB) — мәгълүмат санын үлчәү берәмлегеэлектрон җайланмаларда хәтер күләмен күрсәтер өчен кулланыла. Төрле фикерләр буенча бу берәмлек, йә 1099,5 миллиард стандарт 8-битлы байтларга, йә 1012 байтларга якын. Күп төрле кушымталар һәм операцион системалар[1] Терабайт төшенчәсен 240 байтларны (1 099 511 627 776) яки 1024 гигабайтларны билгеләр өчен кулланалар.

Байтларда үлчәүләр
ГОСТ 8.417—2002 СИ алкушымчалары IEC алкушымчалары
Атама Билге Дәрәҗә Атама Дәрәҗә Атама Символ Дәрәҗә
байт Б 100 - 100 байт B Б 20
килобайт Кбайт 103 кило- 103 кибибайт KiB КиБ 210
мегабайт Мбайт 106 мега- 106 мебибайт MiB МиБ 220
гигабайт Гбайт 109 гига- 109 гибибайт GiB ГиБ 230
терабайт Тбайт 1012 тера- 1012 тебибайт TiB ТиБ 240
петабайт Пбайт 1015 пета- 1015 пебибайт PiB ПиБ 250
эксабайт Эбайт 1018 экса- 1018 эксбибайт EiB ЭиБ 260
зеттабайт Збайт 1021 зетта- 1021 зебибайт ZiB ЗиБ 270
иоттабайт Ибайт 1024 иотта- 1024 йобибайт YiB ЙиБ 280

Халыкара электротехника комиссиясе аңлатмасы буенча, «терабайт» атамасы гадәттә 240-ка тапкырлау өчен кулланыла, әмма бу дөрес хәл түгел[2], чөнки тера- дигән СИ алкушымчасы 1012-га тапкырлауны аңлата. 240-га дөрес була икегә нигезләнгән теби- (тебибайт, TiB) дигән алкушымча.

Тебибайт һәм Терабайт арасында 10 %-ка якын аерма булып чыга.

Мисаллар үзгәртү

  • Көнкүреш компьютерлар өчен беренче 1 Тб сыешлыклы коммерция каты дисклары 2007 елда тәкъдим ителделәр[3]. 2010-нчы еллар башында мондый күләм NAND-флеш-хәтер нигезендә ясалган SSD-дисклар да тәкъдим итә алдылар[4].
  • Күп төрле 1 Тб-лы каты дисклар күләмне үлчәү өчен унарлы зурлык белән кулланалар, шул рәвешле 931 Гб-ны гына бирәләр[5].
  • 2014 елның апреленә кадәр Һаббл космик телескопы 100-дән артык терабайт мәгълүматлар җыйды[6]

Искәрмәләр үзгәртү