Тензодатчик резистор(ингл. resistor, лат. resisto — карышу) - конструкциялә булган көчергәнеште исәпләү өчен җигаз. Аның каршылыгы көч салган вакытта аерыла. Тензодатчикны сыналган кормала яки әйбергә беркәтелә. Корылыш яки әйбернең формасы үзгәргән вакытта Тензодатчик бу теркәлеп бара. Ялсыз, чыгыр, күпер, ярты күпер схема буенча тензорезисторлар кулланыла.

Тензодатчик

Көчергәнешне теркәү өчен Тензодатчик - махсус корылма тензостанция дип атала.

1980-елларга кадәр ул үзе язучы комплекс кебек булган. Датчик сигналларны кагызда теркәп барган.

Компьютерлар барлыкка килгәч тензостанция эшләү ысулы үзгәрә.

Хәзер тензостанция бер вакытта сигналларны теркәү һәм тикшереп бара, хәвефле хәбәр булса искәртү бирә, кирәк булса кагызга бастыру мөмкинлеге бар.

Тензорезисторлар эше электр ток үткәргечләрнең эчке каршылыгы үзгәрә алу үзенчәлегендә нигезләнә (тензоэффект). Тензорезистор элементларны бигрәк нечкә проволокадан (D=10....25 км) яки фольгадан (колач 10....25 мкм) эшлиләр.