Таҗетдин Гыйләҗетдинов

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Таҗетдин Баһаветдин улы Гыйләҗетдинов — советлар союзы герое.

Таҗетдин Гыйләҗетдинов
Туган 2 май 1924(1924-05-02)[1]
Зур Бадрак, Бөре кантоны, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Үлгән 14 август 2012(2012-08-14)[1] (88 яшь)
Уфа, Россия[1]
Яшәгән урын Ленин урамы[d], Уфа[2]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1945)

Ленин ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Борай районының Зур Бадрак исемле татар авылында туып үсә. Татар. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, башта колхозда эшли, аннан соң, 1942 елның февраленә кадәр, Бадрак мәктәбендә укытучы була.

1942 елның 23 февралендә Кызыл армиягә чакырыла. 1942 елның декабрендә Гурьев хәрби пехота училищесын тәмамлый һәм хәрәкәттәге армиягә алына. Фронт юлларында бик күп батырлыклар күрсәтә. 1944 елның 9 маенда Севастополь шәһәре өчен барган сугышларда Т. Гыйләҗетдинов взводы ике танкны һәм ике штурм коралын юк итә. Берүзе исән калган яралы лейтенант Таҗетдин Гыйләҗетдинов дошманның тагын бер танкын шартлата. Элекке кыюлыклары һәм шушы батырлыгы өчен, 1945 елның 24 мартында лейтенант Т. Гыйләҗетдиновка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм “Алтын йолдыз” медале тапшырыла.

1945 елның ноябреннән капитан Т. Гыйләҗетдинов тыныч тормышка кайта. Башкортстан дәүләт университетын тәмамлый, туган авылында укытучы, аннан соң район халык мәгарифе бүлеге мөдире, партиянең район комитетының икенче секретаре вазыйфаларын башкара. Соңгы елларда туган авылы Бадрак урта мәктәбенең директоры була.

2012 елның 14 августында Т. Гыйләҗетдинов туган авылында каты авырудан вафат.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү