Татар театры — XIX һәм XX гасырлар чигендә барлыкка килгән. 1887 елда беренче пьеса нәшер ителә, ә 1906 елның 22 декабрьдә татар телендә беренче ачык тамаша уздырыла. Соңрак бу көн татар театрының рәсми туган көне дип санала башлый.

«Шимбәчеләр» (җыелышлар шимбә көнне үткән) театр түгәрәгендә катнашучылар Намык Кәмалнең «Мәхәббәттән бәла» комедиясе буенча спектакль куялар. Беренче тапкыр бу дата 1926 елда билгеләп үтелә.

Тарих үзгәртү

1791 елда Казанда ярты үзешчән труппа белән беренче халык театры ачыла[1]. Башта спектакльләр гимназия театрында уза, театрда 400 урынга исәпләнгән махсус җиһазландырылган зал була.

1803 елда, театрның хәзерге бинасы урынында, крепость театры өчен махсус бина төзелә (таш фундаментта агач театр), анда крепость актёрларының профессиональ труппасы чыгыш ясый башлый[1]. Театрда Денис Фонвизинның «Недоросль» (1804) пьесасы, Плавильщиковның «Бобыль» һәм «Ермак» пьесалары (1805) куела[1].

1833 елда Казанда сәүдәгәр Синяков өчен бина төзелә, ул бина берничә тапкыр үзгәртеп корыла. Хәзерге вакытта анда В. И. Качалов исемендәге Казан Зур драма театры урнаша.

Болгар-татар шәһәрләрендә көнчыгыш тибындагы мәйданчык театры булса да, татар театры үз тамырлары белән Көнчыгыш мәйданчык театр белән дә, халык йола театр формалары белән дә туры килми диярлек.

1842 елгы янгын бөтен шәһәрне диярлек юк итә, ул елларда театр биналары турындагы мәгълүматлар сакланмаган. Спектакльләр шәхси йортларда барган.

1845 елда театрның беренче таш бинасына нигез салына. Яңа кызыл кирпеч бинасы Театр мәйданында урнашкан (хәзерге Ирек мәйданындагы сквер урынында).

1851 елда Казанда беренче спектакльләр куела башлый. Операның барлыкка килүе тирән тамырларга ия: опера һәрвакыт драма һәм оперетта белән яши. Һәрчак читтән килгән опера труппалары, ешрак Италиядән килгәннәр чыгыш ясый.

Әмма даими опера сезоннары 1874 елда башланган. 1874 елның 26 августында беренче тапкыр Казан опера труппасы артистлары тарафыннан М. И. Глинканың «Патша өчен тормыш» операсы куела, бу дата Казанда даими опера сезоннары башлану датасы булып санала.

1874 елның 4 декабренә төнлә театр бинасы янып бетә. Казан театрының стационар бинасы, 1875 елда яңадан төзелгәннән соң, әлеге Ирек мәйданындагы сквер урынында 1919 елдагы янгынга кадәр урнашкан булган. Янгыннан соң бинаны торгызмаганнар.

 
«Зәңгәр шәл» спектакленнән күренеш

1907 ел башында Җаек шәһәрендә беренче татар Сәйяр театр коллективы барлыкка килә[2][3]. Труппаның оештыручысы — Ильяс Батыргәрәй улы Кудашев-Ашказарский. Беренче халык спектакле «Ут һәм караңгылык» 1907 елның 19 маенда Оренбургта куела. Труппаның беренче исеме — «И. Кудашев-Ашказар җитәкчелегендәге мөселман драма артистларының Россиядә беренче труппасы».

1914 елда театр бинасы фильмнарны күрсәтү, драмаларны һәм оперетларны кую өчен зал ахыргы төс ала. Тамашачылар залы 505 тамашачыны сыйдыра ала. 26 метр киңлектәге һәм 18 метр тирәнлектәге сәхнә, 14 метр диаметрлы борылышлы әйләнеш белән җиһазландырылган була.

1920 елларда авыл мигрантлары татар театрының еш тамашачысы була, бу вакытта драматург һәм прозаик Кәрим Тинчурин һәм композитор Салих Сәйдәшев музыкаль драманың яңа жанрын иҗат итә, аның нигезен традицияләре авыл һәм җыен бәйрәмнәре тәшкил итә. Шәһәр мохитендә (Ырынбур, Казан, Уфа, Троицк, Ханкирмән һ.б.) барлыкка килгән татар театры башлангыч этапта төрек театры йогынтысында европа театр традицияләрен мирас итеп ала һәм алар рус театр сәнгате аша тасвирлана.

1934 елда ТАССР Халык Комиссарлары Советы Казан шәһәрендә Татар дәүләт опера театрын (опера һәм балет түгел, ә нәкъ опера театрын) төзү турында карар кабул итә. 1939 елның 17 июнендә театр Нәҗип Җиһановның «Качкын» операсы белән ачыла. Театрның үз бинасы булмаганга, спектакльләр башка театр сәхнәләрендә барган. Бина 1936 елда Мәскәү архитекторы Скворцов проекты буенча төзелә башлый (башка мәгълүматлар буенча, баш архитектор 1937 елда репрессияләнгән Николай Круглов була[4]). Соңрак Казан архитекторы Исмәгыйль Гайнетдинов проектка төзәтмәләр кертә.

1948 елда драма театрына Василий Качалов исеме бирелә һәм театр Василий Качалов исемендәге Казан дәүләт зур драма театры дип атала башлый.

Бөек Ватан сугышы башлану уңаеннан, театрның яңа зур бинасын төзү 20 елга сузыла һәм алман хәрби әсирләренең хезмәтен кулланып, 1950 нче еллар уртасында гына тәмамлана. 1956 елның 28 сентябрендә Ирек мәйданында театрның яңа бинасы Н. Җиһановның «Алтынчәч» операсы белән тантаналы рәвештә ачыла[5]. Шул ук елны театрга Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исеме бирелә һәм театр рәсми рәвештә Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры дип атала башлый. Сугышка кадәр нацистлар әсирлегендә һәлак булган танылган татар шагыйре театрда әдәби бүлек белән җитәкчелек иткән.

Татар театрлары үзгәртү

 
«Әкият» курчак театры

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Казанский большой драматический театр имени В. И. Качалова // Италия — Кваркуш. — М. : Советская энциклопедия, 1973. — С. 139. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 11).
  2. Саитов С. С. Сайяр // Башкирская энциклопедия / Гл. ред. М. А. Ильгамов . — Уфа, 2009. — Т. 5. — 576 с. — ISBN 978-5-88185-072-2.
  3. Саитов С. С. Сайяр. www.ufa-gid.com. Уфа-Гид.
  4. Е. Г. Малиновская Театр эпохи строительства социализма. Н. А. Круглов (1883–1938) // Academia. Архитектура и строительство. — № 2. — С. 25—35.
  5. Официальный сайт Татарского государственного академического театра оперы и балета имени Мусы Джалиля

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү