Татарстан суверенлыгы турында референдум

Татарстан суверенлыгы турында референдум Татарстан Республикасы халкының Татарстанның дәүләт бәйсезлеге декларациясен яклау мәсьәләсенә багышланган референдум.

Татарстан суверенлыгы турында референдум
Дата

21 март 1992

Урын

Татарстан

Тавыш бирү системасы

Тавышлар күпчелеге

Сорау

Сез Татарстан Республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Россия, башка республикалар һәм дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы килешүләр нигезендә урнаштыруы белән килешәсезме?

Татарстан
Әйе
  
61.33 %
Юк
  
37.22 %
Бозылган бюллетеннәр
  
1.35 %
Килү 81,7%

Референдум 1992 елның 21 мартында чит ил күзәтчеләре катнашында, Россия җитәкчелегенең каршылыгы шартларында уза. Референдум нәтиҗәләренә нигезләнеп республика үз суверенлыгы турында игълан итә.

Татарстан бәйсезлеген республика районнарында 75%, шәһәрләрдә 55% халык хуплады. Әмма Казанда референдум каршылыкка очрады. Башкала халкының 44% гына декларацияне яклады, ә Бөгелмә шәһәре халкының 32% гына “әйе” дип белдерде.[1]

Тарих үзгәртү

Референдум 1992 елның 21 мартында чит ил күзәтчеләре катнашында, Россия җитәкчелегенең каршылыгы шартларында уза. Генераль прокуратураның “Избирательные участки 21 числа не открывать” дигән боерыгы чыккан иде. 16 прокурор, аларның ярдәмчеләре иң беренче кереп безнең прокурор: иртәгә бер сайлау участогы да ачылмаска тиеш, дип Татарстан прокуроры Антоновка ультиматум ясый. Аның урынбасары Мусин һәм шәһәрнең прокуроры Нәфиев Антоновка каршы төште. “Югары Советның карары бар. Без шуңа буйсынабыз”, диделәр. Икенче көнне бөтен сайлау урыннарында да ачылды. Читтән килгән журналистларның саны Россиянеке һәм Татарстанныкына караганда күбрәк булгандыр.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү