Тарикать (гарәп. طريقة‎ – «юл») — суфилар оешмасы. Суфиларның мистик күнегүләр, дога, зикер һәм күпсанлы гыйбадәтләр һәм аерым йолалар башкару юлы белән үз өсләрендә эшләүләрен һәм «хакыйкать»не табарга тырышуларын таләп-максат иткән фәлсәфи һәм дини-мистик система. Суфичылыкта бик күп төрле тарикатьләр бар, мәсәлән, нәкышбәндия, кадирия, сөхрәвәрдия һ. б. Һәр тарикать башка тарикатьләрдән үзенең мораль-әхлак кагыйдәләре, йолалары, силсиләсе, зикере, вирдләре һ. б. белән аерылып тора.

Тарикать
гарәп. طريقة
Схематик иллюстрациясе
 Тарикать Викиҗыентыкта


Силсилә үзгәртү

 
Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Биналар
МәчетМанара
МихрабКәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
МөгътазилиләрХариҗилык
Юнәлешләр
Суфилык
ВаххабчылыкСәләфилек
Җәдитчелек
Әхмәдия

Силсилә — тарикать шәйхләренең остазлык чылбыры шәҗәрәсе. Бер төр тарикатьләрнең буыннар чылбыры хәзрәти Әбүбәкергә, икенчеләренең буыннар чылбыры хәзрәти Галигә, алардан соң барысы да Мөхәммәд пәйгамбәргә барып тоташа. Һәр тарикатьнең үз силсиләсе бар һәм ул суфилар тарафыннан нык хөрмәт ителә. Һәр тарикатьнең горурлыгы булып саналучы силсиләләр язылган әсәрләрне силсиләнамә дип атыйлар.

Зикер үзгәртү

Һәр тарикатьнең үз зикер формасы була. Зикер (зикр) — Аллаһны гел искә алып тору, онытмау, шул максаттан Аллаһ исемен яки «Лә илаһе иллаллаһ» дип кабатлап тору. Суфилар ялгыз яки бергәләп җыелып Аллаһ исеме кергән билгеле бер җөмләләрне, вирдләрне кат-кат әйтәләр. Зикер ике төрле була: зикре җәһри һәм зикре һафи.

  • Җәһри зикер — кычкырып яки якын-тирәдәге кешеләр ишетерлек итеп ачык тавыш белән әйтелгән зикер. Мондый зикер әйтелгән тарикатьләрне «җәһри тарикатьләре» дип атыйлар (ясәвия, руфаи, кадирия тарикатьләре шундыйлар).
  • Һафи зикер — суфи (дәрвиш) үзе генә ишетерлек итеп, пышылдап, яки эчтән генә әйтелгән зикер. Тыныч, яки тавышсыз зикер әйткән тарикатьләрне «һафи тарикатьләре» дип атыйлар (нәкышбәндия, мәламәтия тарикатьләре шундыйлар).

Вирд үзгәртү

Һәр тарикатьнең үзенә генә хас вирдләре була. Вирд — көндәлек догалар, укуның билгеле тәртибе һәм вакыты булган аятьләр, хәдисләр, изгеләр сүзеннән гыйбарәт дога яки зикер. Әлеге догалар көннең (кичәнең) билгеле сәгатьләрендә аерым гына яки бергәләп, кычкырып яки тавышсыз (күңелдән, пышылдап) укыла. Һәр суфиның үзенең генә вирды булырга тиеш. Вирд, күпчелек очракта, тарикать сере булып исәпләнгән.

Тарикатьләр чоры үзгәртү

Тарикатькә керү белән суфи булу икесе бер. Гадәттә, тарикать исеме аны коручы шәйхнең исеме белән аталып йөртелә. XIIXIII гасырларны галимнәр «тарикатьләр чоры» дип атаганнар. Суфичылыкның зур-зур тармакларына нигез салучыларның, тарикать пирләренең күбесе нәкъ менә шул чорда яшәгәннәр, фикерләре, гыйлемнәре белән тасаувыфны (суфичылыкны) баетканнар, камилләштергәннәр.

Тарикатьләр үзгәртү

Тарикать исеме Коручысы Яшәгән җире Үлгән вакыты
Ясәвия Әхмәд Ясәви Урта Азия 1166
Кадирия Габделкадыйр Гиляни Багдад 1167
Руфаия Әхмәд Руфаи Бәсрә 1182
Мәдйәния Әбү Мәдйән Мәдйән Әндәлүс 1194
Хәйдәрия Котбетдин Хәйдәри Иран 1221
Кубравия Нәҗметдин Кубра Хәрәзем 1221
Әкбәрия Мөхетдин бине Гарәби Әндәлүс-Шам 1240
Сөхрәвәрдия Шиһабетдин Сөхрәвәрди Гыйрак 1254
Шазилия Габдулла Шазили Тунис 1258
Коневия Садретдин Коневи Анадолу 1274
Мәүләвия Җәлаләтдин Руми Анадолу 1273
Бекташия Хаҗи Бекташ Вәли Анадолу 1270
Бәдәвия Әхмәд Бәдәви Мисыр 1276
Дәсукия Ибраһим Дәсуки Мисыр 1277
Нәкышбәндия [1] Баһаветдин Нәкышбәнди Бохара 1389

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Б. Нәкышбәнди яңа тарикать төземи, үзенә кадәр билгеле булган ясәвия (хаҗигания) тарикате традициясен дәвам иттерә. Кара: Тримингэн Дж. С. Суфийские ордены в исламе. М.: Наука, 1989, 61нче бит.

Әдәбият үзгәртү

  1. Сибгатуллина Ә. Т. Илаһи гашыйклар юлыннан (Суфичылык турында очерклар). К.: «Кыйбла» нәшрияты, 1999. ISBN 5-296-01949-4

Сылтамалар үзгәртү

  • Тарикат. Ислам. Энциклопедический словарь (рус.)

Моны да карагыз үзгәртү