Та́мпере (фин. Tampere [ˈtɑmpere], швед. Tammerfors [tamərˈfɔrs]Финляндиянең Һелсинкидән соң икенче зур шәһәре. Тампере (Таммерфорс) Тампере эреләр рәтеннән саналса да, биредә нибары 200 мең кеше яши.

Тампере
Карта
Ил Финляндия
Район Көнбатыш Финляндия
Координатлар 61°29'53"тн, 23°45'36"кнч
Шәһәр башлыгы Тимо Ниеминен
Нигезләнгән 1775
Элеккеге исемнәр швед. Tammerfors
Мәйдан 689,59 км² км²
Халык саны 213 315 кеше
Сәгать кушагы UTC+2
Рәсми сайт tampere.fi
Кардәш шәһәрләр Каунас[1][2][3] һәм Киев[4][5][1][…]

Тампере илнең көньягында, ике зур күл арасында урнашкан. Шәһәргә нигез 1775 елны салына. Швеция патшасы Густав биредә сәүдә бистәсен нигезләргә әмер бирә. 1905 елда Таммерфорста Россия социал-демократлар фиркасенең 1нче оештыру корылтае уза. Биредә әле дә В.И. Ленин музее эшли.

Тампере башкаладан ерактарак, пуез белән 2 сәгать барасы. Бу шәһәр зур сәнәгать үзәге булып санала, фабрикалар күплегенә ишәрәләп, Финляндиянең “Манчестер”е дип тә йөртәләр. Шул ук вакытта шәһәрдә яшеллек күп. Тампере илдә тору өчен иң уңайлы шәһәр санала.

Тампере татарлары үзгәртү

Укытучы Муаззез апа язган “Тампере Ислам мәхәлләсе: нигезе һәм тарихы” китабы буенча Тамперега татарлар 1890нчы елларда килеп урнашалар. Совет-фин сугышыннан соң басып алынган Выборг татарлары да бирегә килеп урнаша. 1930нчы елларда ел саен Тукай кичәләре оештырыла. 1943 елда мәхәллә пәйда була.

Халык саны үзгәртү

Ел 1820 1850 1876 1881 1886 1889 1891 1896 1900 1904
Халык саны 1 000   4 000   12 100   13 800   16 100   18 100   20 500   26 700   34 100   40 261
Год 1910 1915 1926 1941 1960 1970 1975 1978 1980 1983
Халык саны   45 100   45 200   51 700   81 000   132 673   158 380   166 338   165 519   166 228   167 344
Ел 1985 1987 1990 1993 1995 1996 1998 1999 2000 2001
Халык саны   169 026   170 533   172 560   176 149   182 742   186 026   188 726   191 254   193 174   195 468
Ел 2002 2003 2004 2005 2006 2007 2008 2009 2010 2011
Халык саны   200 980   204 385   206 615   209 409   209 748   211 691   213 315
  1. 1,0 1,1 Twin citiesТампере.
  2. https://www.tampere.fi/en/organisation/international-affairs/twin-cities
  3. http://www.kaunas.lt/apie-kauna/miesto-partneriai/
  4. Перелік міст-побратимів м. Києва
  5. https://old.kyivcity.gov.ua/files/2018/2/15/Mista-pobratymy.pdf